Контракт буенча хәрби хезмәт «кайнар линия»се ярта елда 26 мең мөрәҗәгать кабул иткән

Бу хакта Татарстанда контракт хезмәте турындагы сораулар буенча «кайнар линия»нең Казандагы үзәгендә сөйләделәр. Мондый үзәк Чаллыда да эшли.

— «Кайнар линия» мартта эшли башлады. Шул вакыттан бирле 26 меңләп шалтырату кабул иттек. Иң еш сораулар: «Контракт төзегәндә нинди документлар кирәк?», «Кайда мөрәҗәгать итәсе?», «Контракт буенча хәрби хезмәткә хатын-кызлар бара аламы?» һ.б. Моннан тыш, түләүләр буенча да шактый сораулар килә. Безнең операторлар мөрәҗәгать иттүчеләргә үзләре җавап бирә, кирәк икән, тиешле хезмәтләр белән тоташтыра, — дип сөйләде Клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Наталья Демьянкова.

Исегезгә төшерәбез, контракт буенча хәрби хезмәт турындагы бөтен мәгълүматны 117 номеры буенча «кайнар линия»гә шалтыратып белеп була.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү