Бурычлы тәгәрмәч: машина алганда оттырмас өчен ни эшләргә?

Соңгы бер айда Россиядә бирелгән автокредит күләме арткан. Белгечләр моны төп ставканың төшүе белән аңлата. Яшерен-батырын түгел, автокредит рәсмиләштергәндә авыз пешү очраклары да еш күзәтелә. Кыен хәлдә калмас өчен, машинага кредит рәсмиләштергәндә нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.

«Автостат» аналитик агентлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, июнь аенда Россия халкы машина сатып алуга 71,1 миллиард сум акча сарыф иткән. Бу май ае белән чагыштырганда 38 процентка күбрәк. Җәйнең беренче аенда илдә барлыгы 29,4 мең яңа машина сатылган. Бу шул ук май ае белән чагыштырганда 36 процентка күбрәк. Ул айда Россиядә барлыгы 21,6 мең өр-яңа «тимер ат» сатылган булган. Әмма бу саннар узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда бик аз, ди белгечләр. Бер ел эчендә Россиядә сатылган яңа машиналар саны 82 процентка азайган.

Соңгы айларда илдә сатылган өр-яңа «тимер ат»ларның күпчелеген Кытайда җитештерелгән машиналар тәшкил итә. «Автостат» аналитик агентлыгы белгече Азат Тимерханов, бүгенге шартларда моңа аптырыйсы юк, дигән фикердә. «Кытай безнең илгә каршы кертелгән чикләүләргә кушылмады, шуңа күрә анда җитештерелгән машиналар безгә әле дә кайтарыла. Санкцияләрне Корея да хупламады. Әмма логистика белән кыенлыклар килеп чыгу, машина җыйганда кирәкле детальләр җитмәү аркасында аларның машиналары азрак сатыла», – дип сөйләде «ВТ» хәбәрчесенә Азат Тимерханов.

Яңа машиналар күбрәк сатыла башлау белән Россиядә бирелгән автокредит күләме дә арткан. Саннар теленә күчсәк, июль аенда ил халкы машиналы булу өчен 46,8 мең кредит алган. Россиянең кредит тарихлары бюросы мәгълүматларына караганда, монысы алдагы айда бирелгән автокредитларга караганда 16 процентка күбрәк. Татарстанда арту 18 процентны тәшкил итә. Июль аенда республикада 2,3 мең автокредит бирелгән. Иң күп автокредит бирелгән төбәкләр исемлегенә Мәскәү (2,9 мең автокредит), Мәскәү өлкәсе (2,6 мең) һәм Санкт-Петербург кергән. Татарстан – дүртенче урында.

«Автокредит базары җанлану төп ставкадагы үзгәрешләргә бәйле. Хәтерләсәгез: яз көне Үзәк банк төп ставканы кисәк кенә 20 процентка күтәреп куйган көннәрдә Россиядә рәсмиләштерелгән автокредит саны да кимеде. Апрель аенда, төп ставка бераз төшү белән, илдә бирелгән автокредит күләме дә акрынлап арта башлады», – ди Азат Тимерханов.

Яшерен-батырын түгел, автокредит барлык төр кредит сазлыклары арасында иң мәкерлеләрнең берсе санала. Аны рәсмиләштерүчеләр арасында отучыларга караганда, оттыручылар күбрәк. Казандагы билгеле бер автосалонда автокредит рәсмиләштергән кешеләрнең күбесе әле бүген дә суд юлын таптый. Автокредит рәсмиләштергәндә ничек алданмаска? Нәрсәләрне истә тотарга кирәк? Шушы сорауларыбызга юрист Илнур Гарипов ачыклык кертте.

«РГС банк» тарафыннан уздырылган тикшеренү нәтиҗәләренә ышансаң, автокредит ярдәмендә машиналы булырга җыенган россиялеләрнең 79 проценты иң беренче чиратта аның процент ставкасына игътибар итә. «Беренче карашка, бу – гадәти хәл. Әмма автокредит рәсмиләштергәндә килешүнең энәсеннән җебенә кадәр яхшылап өйрәнергә, анда язылган өстәмә пункт, бүлекләргә дә игътибар итәргә кирәк. Счет алып барган өчен комиссия, ОСАГО, КАСКО, кредит алучының гомерен һәм сәламәтлеген иминиятләштерүгә булган таләпләр төрле банкта төрлечә. Шуңа күрә беренче карашка бик отышлы кебек тоелган автокредит та, бөтен нечкәлекләрен исәпкә ала башлагач, бермә-бер кыйммәткәрәк төшәргә мөмкин.  Автокредит рәсмиләштергәндә алданган кешеләрнең күпчелеген, нигездә, әнә шул килешүне җентекләп өйрәнмичә генә имзалаган кешеләр тәшкил итә», – ди юрист.

Белгеч фикеренчә, автокредитны кулда машина бәясенең ким дигәндә яртысы күләмендә акча булган очракта рәсмиләштерү отышлырак. «Автокредит рәсмиләштергәндә кредитның алдан түләп бетерү шартлары белән дә яхшылап танышыгыз. Фатирдан аермалы буларак, машина сатып алуга ук кыйммәтен югалта. Машинаның елы искергән саен, ул очсызлана бара. Шуңа күрә автокредитны булдыра алган кадәр вакытыннан алда түләп бетерергә тырышырга кирәк», – ди юрист.

Илнур Гарипов автосалоннарда еш ишетергә туры килгән процентсыз кредит дигән сүзләргә дә кызыкмаска киңәш итә. «Ул шул ук рассрочка инде. Әмма аның шартлары бик катгый. Андый процентсыз кредитны алганда, беренчедән, машинаның ярты бәясе күләмендә беренчел кертем ясарга, икенчедән, бу кредитны бер ел эчендә түләп бетерергә кирәк», – ди белгеч.

Билгеле булганча, автокредитны турыдан-туры банкта яки автосалон аша ссуда алып рәсмиләштерергә була. Банк аша эш иткәндә, күбрәк документ җыярга туры киләчәк, әмма кредитны күпкә отышлырак шартларда рәсмиләштерергә мөмкин. Автокредитны салонда рәсмиләштергәндә исә кәгазь мәшәкате азрак. Әмма биредә рәсмиләштергән кредит шартлары бик отышлы булмый. Ник дигәндә, автосалон кредит алучы белән банк арасында арадашчы ролен үти.

– Дөрес, автодилерлар кайвакыт махсус акцияләр дә оештыра. Андый чакта автокредитны күпкә түбән процент белән рәсмиләштерергә яки билгеле бер төр машинаны зур ташлама белән алырга мөмкин. Моннан тыш автосалоннарда машинага экспресс-кредит та рәсмиләштерергә мөмкин. Андый кредитны алу өчен кешенең кулында бер-ике документ булу да җитә. Кредитны хуплау-хупламаулары да бер сәгать эчендә билгеле була, – ди Илнур Гарипов. – Шунысын да истә тотарга кирәк: автокредит түләп бетергәнче машина залогта санала. Кредитны вакытында түләп бармаган очракта, банк аны тартып алырга хокуклы. Кредит түләү вакыты озаграк булган саен, «тимер ат»сыз калу куркынычы да зуррак. Үз күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: кредит белән проблемалар еш кына аны рәсмиләштерүгә үк түгел, бер-ике елдан башлана.

Билгеле булганча, Россиядә машинаны ташламалы шартларда алырга мөмкинлек бирүче махсус дәүләт программалары эшли. Быел аларны тормышка ашыру өчен 20,7 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Ташламалы автокредит программасыннан беренче тапкыр машина алучы яки балигъ булмаган баласы булган кешеләр файдалана ала. Ташламалы автокредит вакытында дәүләт машина хакының 10 процентын каплый. Элегрәк әлеге программа буенча чит ил машиналарын да алып булса, хәзер исә ул үзебездә җитештерелгән машина сатып алганда гына бирелә. Аерым алганда, хәзер әлеге программа кысасында үзебездә җитештерелгән УАЗ, АвтоВАЗ, ГАЗ, УРАЛ машиналарын 25 процент ташлама белән сатып алырга мөмкин.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү