Казанның «Светлый» торак комплексында берничә ир-атның сугышуы видеокамераларга эләккән

Казанда «Светлый» торак комплексында бер кибет янында күп кеше катнашында сугыш булган. Бу хакта, хәбәр итә.

Шаһитлар мәгълүматларына караганда, зыян күрүчеләрнең берсе аңсыз җирдә яткан. Урынга ашыгыч хезмәтләр чакырылган. Видеоларда күренгәнчә сугышучыларының берсе җирдә аңсыз яткан кешене кыйнавын дәвам иткән.

Янәшәдә булган шаһитлар аңа туктарга кушкан, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Ир-атларның ни өчен сугышуы һәм аларның шәхесләре әлегә ачыкланмаган.


Фикер өстәү