Казан (Идел буе) федераль университетына ректор билгеләнде

Ленар Сафин 5 елга Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры итеп билгеләнде. Бу хактагы карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Исегезгә төшерәбез: Ленар Сафин 2010 елдан республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасында эшләде. 2020 елның сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аны Федерация Советында үзенең вәкиле итеп билгеләде. КФУның Күзәтчелек советы Сафинны быел 24 мартта вуз ректоры вазыйфасына тәкъдим итте.

Ленар Сафин 1969 елны 11 февралендә Арчада туган. 1993 елда «хокук белеме» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Казан финанс-икътисад институтының (КФЭИ) тарих һәм хокук кафедрасында ассистент булып эшли. 1995 елдан КФУда хокук юнәлеше буенча лекцияләр алып бара. 1998 елда исә җинаятьчелек хокукы һәм криминология кафедрасы доценты була. 2004 елда юридик фәннәр буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Моннан тыш, Ленар Сафин КФЭИда менеджмент белгечлеге буенча икенче югары белем ала.


Фикер өстәү