КФУ ректоры вазыйфасына Ленар Сафинны тәкъдим иттеләр

Бүген Казан (Идел буе) федераль университеты Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды. 

Утырышны ачканда Күзәтчелек советы рәисе Рөстәм Миңнеханов көн тәртибен расларга тәкъдим итте. Төп мәсьәлә – КФУ ректоры вазыйфасына кандидатураны карау иде.

«Шунысын да искәртик: КФУ уставы нигезендә ректорны РФ Хөкүмәте КФУның Күзәтүчеләр советы тәкъдим иткән һәм билгеләнгән тәртиптә аттестация узган кандидатуралар арасыннан билгели, – диелә хәбәрдә.

КФУның Күзәтчелек советы әгъзалары ректор вазыйфасына Ленар Ринат улы Сафинны тәкъдим иттеләр.

Белешмә: Ленар Ринат улы Сафин хәзерге вакытта Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советының икътисади сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары (2020 елның сентябреннән).

2010 елдан 2020 елга кадәр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын били, ә 1995-2008 елларда КДУның юридик факультетында өлкән укытучы булып эшләгән, доцент.


Фикер өстәү