Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы КФУ ректоры вазыйфасына Ленар Сафин кандидатурасын килештерелгән

Бүген онлайн-форматта Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгының аттестация комиссиясе утырышы узган. Чара фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Петр Кучеренко рәислегендә үткәрелгән.

КФУның телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, утырышта Казан федераль университеты ректоры вазыйфасына кандидат Ленар Сафин аттестация узган.

Ул вузны алга таба үстерү программасын тәкъдим иткән. Шуннан соң аңа күп кенә сораулар бирелгән.
Комиссия әгъзаларын асылда “Приоритет-2030” дәүләт программасын тормышка ашыру буенча булачак ректорның фикерләре кызыксындырган.


Фикер өстәү