Казанда 2022 ел ахырына кадәр Җиңү проспекты өлешчә ябыла

Казанда Җиңү проспекты буенча транспорт хәрәкәте 2022 елның ахырына кадәр өлешчә чикләнә. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе порталында шәһәр башкарма комитетында имзаланган күрсәтмәгә сылтама белән хәбәр ителә.

20 апрельдән 30 декабрьгә кадәр Җиңү проспекты буенча 139нчы йортның 2нче корпусы һәм 101нче йорт янында хәрәкәт ябылачак.

Хәрәкәтне чикләү «Вознесенье тракты төзелеше кысаларында җир өсте җәяүлеләр кичүләрен торгызу» белән бәйле.

 


Фикер өстәү