Вознесенье тракты Көеккә илтәчәкме?

– Без яңа ачылачак юлга кызыгып, Питрәч районының Көек авылында йорт сала башладык. Әлеге юлдан авылга туры барып булачакмы?

Сиринә. Казан

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге:
– Вознесенье тракты туры Көеккә илтми. Көек авылына транспорт белән барып җитүне тәэмин итү өчен 2021 елда «М-7 «Волга» – Питрәч районының Богородское – Көек авылларында автомобиль юлларын төзекләндерү» буенча проект эшләре башкарылды. Вознесенье трактын төзү ике этапка бүленгән. Хәзерге вакытта Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр эшләр алып барыла. Проспекттан М-7 юлына кадәр проект-смета документлары әзерләнгән.


Фикер өстәү