Казан тәрбиячеләре «Россия тәрбиячеләре» бәйгесендә җиңгән

Бүген «Россия тәрбиячеләре» бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Анда башкалабызның 128 нче бакча тәрбиячесе Анастасия Корчагина һәм 63 нче бакча тәрбиячесе Надежда Черепанова җиңү яулады. Алар «Уңышлы тәрбияче», «Инклюзив белем бирү» номинацияләрендә осталыкларын сынаган. Бәйгедә Татарстаннан 10 тәрбияче катнашкан.

Анастасия Корчагинаның әбисе – республиканың мактаулы укытучысы, әнисе башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Анастасия кечкенә чакта археолог булырга хыялланса да, якыннары һөнәрен сайлаган.
– Сабыйларның көне шатлыклы үтсен өчен күп көч куярга кирәк. Мин моңа ирешүнең юлларын беләм. Болар – җылы сүзләр, маҗаралар, яңа белемнәр һәм, әлбәттә, әкият! Балалар белән аралашу энергия, оптимистик рух өсти, – ди өч бала әнисе Анастасия Корчагина.
Анастасия бәйгенең «Уңышлы тәрбияче» номинациясенә бакчада тормышка ашырыла торган экология юнәлешендәге иң уңышлы технологияләрне тәкъдим иткән. Моңа кадәр аның республика бәйгеләрендә җиңгәне булган. «Әлеге җиңү һөнәремне үстерү өчен бер этәргеч булып тора», – диде тәрбияче.

 

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү