Роспотребнадзор Яңа ел төнендә җәмәгать туклануы биналарының эшенә бәйле чикләүләргә карата кайбер “йомшартулар” әзерләде

Татарстанның Министрлар Кабинеты карары нигезендә, коронавируска бәйле кайбер чикләүләргә үзгәрешләр керде.

Билгеле булганча, 30 октябрьдән башлап Татарстанда җәмәгать туклануы нокталарына төнге 11дән иртәнге 6га кадәр эшләргә ярамый иде. Карар нигезендә, Роспотребнадзор 20 декабрьдән алып 10 гыйнварга кадәр кафе-рестораннарга төнге 1гә кадәр эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш Яңа ел төнендә кафе-рестораннарга иртәнге сәгать 3кә кадәр эшләргә рөхсәт ителә.


Фикер өстәү