Төнге клублар ябылырмы?

Россия баш санитария табибы Анна Попованың быел 16 октярьдә чыгарган карары буенча, моңа кадәр кертелгән чикләүләргә яңалары да өстәлә.

Шуларның берсе – җәмәгать транспортыннан тыш, таксида, парковкада, лифтта да йөрүчеләргә дә битлектән булу мәҗбүри. Икенчесе – күңел ачу урыннарында, әйтик, төнге клубларда, шулай ук җәмәгать туклануы биналарында 23 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр эшчәнлекне туктатып тору. Бу уңайдан Татарстанда катгый карарга килмәгәннәр әле. “Ул урыннарда төнге вакытта эшчәнлекне туктату турында ситуацияне яхшылап өйрәнәбез. Нәрсә кабул итүебез хакында атна азагында хәбәр итәрбез, – диде Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Анна Попова чыгарган яңа карарда 65 яшьтән өлкәнрәкләрнең күбрәк өйдә калуын тәэмин итү буенча да пункт бар. Татарстан Министрлар Кабинеты мондый эчтәлектәге карарны яз башында ук чыгарган иде.


Фикер өстәү