Ноябрь башында кыскартылган эш атнасы көтә

Ноябрь башында россиялеләрне кыскартылган эш атнасы көтә, дип хәбәр итә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.

«Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Россиядә 4 ноябрь ял көне булачак», диелә хәбәрдә.

Россиядә ноябрьнең 2 ,3, һәм  5  — эш көне, 4 һәм 6 ноябрьдә ял булачак. Сишәмбе, 3 ноябрь — бәйрәм алды эш көне булу сәбәпле, аның озынлыгы бер сәгатькә кыскара, дип өстәделәр ведомствода.


Фикер өстәү