Тавык чыгарган кыр үрдәкләре турында: «Үрдәкләрне озатып калып булмас, ахырысы, китәргә бер дә җыенмыйлар кебек»

«ВТ»ның бер санында «Язылмаган законнар» дигән язмам чыккан иде. Эчтәлеген бераз искә төшерергә кирәктер. Оя тавыгы утырып чыгарган кыр үрдәге бәбкәләре турында иде ул. Һәм бу гыйбрәтне миңа «Арча хәбәрләре» газетасы журналисты Ильяс Фәттахов сөйләгән иде. Без «ВТ» журналистлары белән бергә кыр үрдәкләрен җылы якларга озату турында да килешкән идек.

Көз җиткәнен түземсезлек белән көттем, әмма Ильястан ул-бу хәбәр булмады. Беркөнне шалтырата бу: «Үрдәкләрне озатып калып булмас, ахрысы, китәргә бер дә җыенмыйлар кебек», – ди. Уйладым-уйладым да Арчага киттем. Чөнки мәкаләмне Ильяс сөйләве буенча гына язганча, кыргый кошларны, алар җәй буе коенган-йөзгән күлне, бәбкәләрнең «әнисе» – тавыкны үз күзләрем белән күрәсем килде.
Курса Почмак авылында безне «Ак Барс-Агро» ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов каршы алды. Гаять нечкә күңелле җитәкченең безнең белән уртаклашасы уйлары күп иде. «Үрдәк тә бәлешкә бик әйбәт була», – дип әйтеп куйган идем, бу тозсыз шаяртуым Шәйдуллага бер дә ошамады. Үзен табигать баласы итеп тойган, барлык киек җәнлекләргә, кош-кортларга «табигать иркәләре» итеп караган Шәйдулла: «Үз ирегемдә булса, мин җәнлекләрне, кошларны аулауны бөтенләй тыяр идем әле. Нәрсә, әллә кешегә ашарга ит җитмиме? Кайберәүләр ауга кызык өчен, ял итү өчен чыгалар, җан кыю кызыкмы, ял итүме инде ул, җә?» – дип миңа бераз үпкәләп карады.
Малае Айзатны да үзе кебек нечкә күңелле итеп тәрбияләгән ул. Беренче язмамда Айзатны телгә алмаган идем, печән чапканда кыр үрдәге оясын туздыра язган егет нәкъ менә ул инде. Йомыркалар өстендә утырган ана үрдәк куркып очып киткәч тә, кире кайтмасмы дип кичке караңгыга хәтле көткән ул. Көтүнең файдасыз икәненә ышангач, йомыркаларны авылга алып кайтучы да, Курса Почмакта оя тавыгы табучы да, йомыркадан чыккан тугыз бәбкәнең тугызын да ашатып-үстереп бүгенгә хәтле тәрбияләп тотучы да – Айзат һәм әлбәттә, әтисе Шәйдулла. Бераз канатлангач, алар үрдәк бәбкәләрен Сеҗе янындагы күлгә алып баралар. Алдан ук һәр яктан тимер челтәрләр белән капланган, суга төшә торган сукмак ясыйлар. Бәбкәләрнең ничек йөзгәнен күзәтеп арлы-бирле йөргән тавык барын да күреп торсын өчен, яр буендагы озын үләннәргә хәтле чабып куялар. Шәйдулла кызык итеп сөйләп алды әле: бер көнне тавык йөрәге түзмичә дигәндәй, бәбкәләре артыннан үзе дә суга кереп киткән. Ярый әле, үзенең су кошы түгел икәнлеген тиз генә сизеп алып, чапыр-чопыр килеп кире чыккан, ди. Кечерәк кенә ап-ак тавык ул. Үрдәкләргә ни өчен шулай егылып китәдер, чистый аптыраш.
Беркөнне кетәклеккә тавык чебиләрен дә керткән Шәйдулла, янәсе, тавык үз ишләрен үз итәр. Әмма тегесе күбрәк үрдәкләр тирәсендә чуала икән. Үр­дәк­ләре дә тавык артыннан куначага хәтле менеп, шунда черем итеп тә алалар, ди. Ильяс сөйләвенчә, киек казлар җылы якларга очар алдыннан башта төркемләп-төркемләп төрле күлләргә, буаларга җыела икән, шуннан соң зур суларга күчеп, бер-берсен барлый башлый ди. Безнең үрдәкләрне дә Сеҗе янындагы күлгә алып барып карыйлар, үз ишләренә кушылмасмы дип өметләнәләр. Ә үрдәк бәбкәләре, су коенып алгач, йөгерә-йөгерә кире тавык астына кайталар икән. Ильяс әйтүенчә, алар җылы якларга барыбер китәргә тиеш. Чөнки, елгалар, күлләр каткач, күчмә кошларга куркыныч яный башлый. Аларны теләсә нинди җәнлек-җанвар, ерткыч кошлар ботарлап ташларга мөмкин. Су исә – бердәнбер сак­лану урыны. Шуңа күрә кайбер кошларны кышын да катмый торган сулыкларда күреп була. Ә Арча үрдәкләре быел тәгаен беркая да китмәсләр. Шәйдулла аларга кышлар өчен үзе әйтмешли «бөтен уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир» әзерләп куйган инде. Әйе, ике бүлмәле, җылы кетәклек ул. Аны да күреп чыктык. Үрдәк бәбкәләре инде гәүдәгә «чын үрдәк» булсалар да, балалыкларыннан чыгып җитмәгәнгә охшаган. Ана итәгенә тагылган бала кебек, тавык артыннан калмыйлар.
Ильяс киләсе елга аларны ничек булса да озатырбыз дип уйлый. Үзләренекеләр башкалар арасында буталмасын өчен, аларны балдаклап җибәрмәкчеләр. Балдакларга йә «Айзат», йә «Сәлахов» дип яздырмакчылар икән. Кыр үрдәкләренең яртысы – ана, димәк, алар тагын да ишәергә мөмкин.
Язганнарым кемгәдер кызык тоелыр, кемнәрдер урысчалатып «Ну и что?» дип куяр, бәлки: «Язарлык башка нәрсә тапмадымыни бу?» – дип тә өстәр. Ә бит бер уйласаң табигатькә, тереклеккә мөнәсәбәт ул – зур тәрбия чарасы. Әлеге дә баягы Ильяс әйтеп торды әле. Лондон янында бер сазлыкта күпер салганнар ди. Ул сазлыкны чыгар өчен түгел, ярты юлда өзелә. Һәр язны шул сазлыкка күчмә кош­лар төшеп, оя ясап бала чыгара икән. Һәм Лондонның бар халкы: олысы-кечесе шул кошларны карарга, күрергә килә икән. Һәм мылтык күтәреп бармыйлар. Табигатькә, тереклеккә, ә, бәлки, туган җиргә мәхәббәт әнә шуннан башланмый микән дип тә уйлап куйдым һәм уйларымны сезгә дә әйтеп бактым. Лондон күпере белән Сеҗе күле арасында да ниндидер уртаклык барлыгын тойдым. Насыйп итсә, киек кошларны киләсе елга озатырбыз һәм «үрдәк кыйссасы»ның дәвамы булыр дигән сүз.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү