Парапланчылар клубы җитәкчесе Данис Мусин: «Күп очышлар бушлай уздырыла»

Азнакайда яшәүче Данис Мусин, биш ел дәвамында хәйрия чарасы уздырып, райондагы авыру балаларга ярдәм итә. Ул парапланчылар клубын җитәкли. Биредә балаларны һәм өлкәннәрне бушлай парапланда очарга өйрәтә. «Күп очышлар бушлай уздырыла. Бары тик кайбер вак-төяк чыгымнарны каплар өчен генә кайвакыт түләүле очышлар була», – ди ул.


Биш ел элек Данис Мусин, авыру һәм ярдәмгә мохтаҗ балаларга ярдәм итү максатыннан, «Өмет очышы» дип аталган чара уздыра башлаган. Быел ул тагын да уңышлы килеп чыккан. Әлеге хәйрия чарасы кысасында ДЦП авырулы балага 60 мең сумга якын акча җыеп тапшырганнар.
– Быелгы чарадан аеруча канәгать калдым, – ди ул. – Һава торышы да искиткеч матур булды. Чараны яктыртуга районның башка оешмалары да кушылды. Реклама булгач, кеше дә күп килде. Моннан тыш, Казан һәм Әлмәттәге хезмәттәшләремне дә дәштем. Алар тандем-параплан инструкторлары буларак ярдәм итте. Самолетта очучы егеткә дә рәхмәт. Нәтиҗәдә, 56 мең 750 сум акчага җыюга ирештек.
Шуннан соң Данис Мусин әлеге акчаны район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән бергә авыру кызның әнисенә тапшырган. Акча кызга корсет алуга тотылачак.


– Бу эшне күңелем кушуы буенча башлап җибәргән идем. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышасым килде. Кайвакыт бераз акчасы да керә. Моннан авыруларга да өлеш чыгарыйк әле, дип тотынган эш иде ул. Башка елларда бу кадәрле үк акча җыелмый иде. Шаккаттым һәм гаилә өчен чын күңелдән сөендем. Хәтта ел дәвамында моның кадәрле керем керткәнебез булмады. Елына уртача 10 – 15 мең сум акча эшлибез. Үзебезнең район кешеләре дә, күрше-тирә районнардан да киләләр безгә. Күп булмаса да, күңел өчен дип йөрибез.
Моннан тыш, ел саен август, сентябрь айларында клуб инструкторлары «Хыял бүләк ит» дип аталган чара да уздыра икән. Чатыр тауда парлы парапланнарда мөмкинлекләре чикле балалар белән очалар.
Данис Мусин районның яшьләр эшләре идарәсендә баш белгеч булып эшли. Монда да ул балаларга һәм яшүсмерләргә патриотик тәрбия юнәлеше буенча җаваплы.
– Парапланчылар клубы юридик оешма түгел, – дип сөйләде хәйрияче. – Карап тотуда администрация ярдәм итә, грантлар отабыз. Узган ел конкурста откан акчага параплан алдык. Кызганыч, әлегә икътисад өчен авыр вакытлар. Шуңа күрә бары тик үзебезгә генә өметләнә алабыз.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү