Кыр үрдәкләрен үзенеке иткән тавык язмышы турында

Бу гыйбрәтне миңа «Арча хәбәрләре» газетасында эшләүче каләмдәшем Ильяс Фәттахов сөйләде.

Көннәрдән бер көнне «бер авылның бер егете», җырлый-җырлый печән чапканда, ояда утырган кыр үрдәгенең койрыгын кисә. Тегесе, мескен, пырхылдап очып китә дә оясына бүтән әйләнеп кайтмый, күрәсең, куркуы көчле булган. Ояда тугыз йомырка ята. Көн кичкә авыша, үрдәкне көтә-көтә көтек булган егет йомыркаларны җыя да авылына кайтып китә. Шуннан соң нишли дисезме? Авылдашларыннан сорашып, күрше авылларга шалтыратып, оя тавыгы эзли башлый. Чеби чыгарырга йөргән тавыкны бездә «кыртлы тавык» дип йөртәләр. Кайбер җирдә «кортлы» яисә «кертле» дип әйтүләрен дә ишеткәнем бар.

Кыскасы, Курса Почмакта таба бу кыртлы тавыкны, тугыз йомырканы шуның оясына куя. Кыртлы тавыкта әнилек инстинкты шулхәтле көчле була ки, йомыркадан чыккан тугыз бәбкәне дә үз баласыдай карап үстерә ул. Хәзер алар шактый зурлар ди. Кесмәс елгасы буендагы күлгә су коенырга да йөри башлаганнар. Ильястан сорыйм: «Аларны тавык ияртеп төшә микән?» – дим. Көлә Ильяс: «Бик үк тирәнгә кермәгез, дип артларыннан йөгерәдер ул», – ди. Тавык – су кошы түгел шул. Суга якын барырга да курка ул. Шулай да безнең тавык, бәбкәләр су коенганда, үзенә урын тапмыйча яр буенда арлы-бирле йөреп тора икән. Томшыгын суга да тиергәләп ала, имеш. Янәсе су салкын түгелме, балалар өзлекмәсме? Ильяс аны фотога да төшергән: «И-и, аның кыяфәтләрен күрсәң!» – ди. Әллә кем кебек, күкрәк киергәндәй итеп горур гына атлап йөри  икән тавыгыбыз. Бәбкәләр дә мәхәббәткә мәхәббәт белән җавап бирәләр, ана сүзеннән чыкмыйлар, берәр куркыныч туса, йөгереп барып, тавык канаты астына яшеренәләр икән.

Җәнлек-җанварларда, кош-кортларда чит балаларны карап үстерү очраклары бар инде ул. Бар гына түгел, ә табигый. Бу – гасырлар буе килгән, формалашкан, ныгыган инстинкт галәмәте. Һәрхәлдә, безне хайваннар уйлый белми дип өйрәттеләр. Уйлый белмәгәнгә күрә алар субсидияләр дә, ана капиталы да таләп итмиләр. Ә җитдирәк әйтсәк, барлык җан ияләренең үз-үзен тотышлары табигый камиллеккә бәйле. Мәрхүм Туфан ага Миңнуллин: «Дөньяда әле язылмаган законнар да бар, без алар буенча да яшәргә тиеш», – дияргә ярата иде. Язылмаганнары аның табигатьтәге камиллек  һәм шул камиллекнең җәмгыятькә күчәргә тиешлегенә бәйледер инде, Туфан ага шулай уйлагандыр.

Парламентларда яшәешебезгә зыян китерә торган законнар кабул ителә дип әйтергә һич кенә дә җыенмыйм. Аларны тормыш үзе таләп итә. Әмма нинди генә югары дәрәҗәдә булмасын, кеше акылы тулы камиллеккә җитә алмый. Бездә Гаилә кодекслары да бар, аларда ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләренең нинди булырга тиешлеге аермачык язылган. Ә телебезгә «опекун», «попечитель» дигән сүзләр килеп керде. Шул ук вакытта аналар балаларыннан ваз кичә, яңа туган баласын я чүплеккә ташлый, я «эт тормышы»нда калдыра.

Ә Курса Почмак тавыгы исә кыр үрдәкләрен үз баласыдай тәрбияләп үстерә. Аңа бернинди Гаилә кодексы да кирәк түгел. Тавык без «инстинкт» дип бәяләгән язылмаган законнар буенча яши. Мондый инстинктлар адәм балаларында да булсын иде. Аптыраганнан әйтү инде бу. Дөрес сөйләмәсәм, бигайбә!

Шушы урында язмама нокта куйыйм дигән идем, тик нидер җитми, әйтер сүзем калды кебек тоелды. Мине тугыз кыр үрдәге һәм аларның «әнисе»нең алдагы язмышы борчый иде. Тагын Ильяска шалтыраттым: «Бичараларны суеп ашарлар  микән?» – дидем. Бактың исә, кошларның язмышы, Ильяс әйтмешли, «контрольдә» икән. Көз көне кыр үрдәкләрен, үз иптәшләренә кушып, җылы якларга озатмакчылар. Кесмәс елгасы янындагы үзләре йөзә торган күлдән китәчәкләр. Озатырга тавык әни дә барачак.

Ильясның соңгы сүзләрен шаярту дип кабул иткән идем. Ә ул: «Тавыкны алардан аеру да кыен булачак әле», – диде. Үрдәк бәбкәләренә балдаклар да кидертмәкче булалар. Кызык, шул күлгә кире кайтыр микән, әниләрен таныр микән алар? Ильяс исә: «Киләсе язда аларны «Ватаным Татарстан» белән бергә каршы алыйк!» – ди.

Әле көз дә кермәгән, күңел исә язларны көтә башлады.

Риман Гыйлемханов

Фото: Ильяс Фәттахов


Фикер өстәү