Рөстәм Миңнеханов: QR-код кертергә мәҗбүр идек, бу коллектив иммунитетка ирешергә ярдәм итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә ковидка каршы кайбер чикләүләрне бетерү турында игълан итте һәм моның нәрсә белән бәйле булуын аңлатты.

«Берничә атна дәвамында без республикада Covid-19 белән авыручылар санының ике тапкырга артуын күзәттек. Соңгы берничә көндә тотрыклылану тенденциясен күрәбез. Тотрыклы коллектив иммунитетны формалаштыру өчен вакцинацияне икенче компонент белән тәмамларга кирәк. 1 908 523 [кешегә] шулай ук икенче вакцина белән прививка ясалган, эш штат режимында бара. 1803 яшүсмергә прививка ясатылган, вакцинация ата-аналарның язмача ризалыгы белән үтә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент 21 февральдән, Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән, антитәнчекләргә тест нәтиҗәләре буенча, халыкның авыруны кичерү турында сертификат ала алуын искә төшерде. «Коллектив иммунитетны формалаштырып бетердек диярлек. Шуны исәпкә алып, элегрәк кабул ителгән чикләүләргә билгеле бер йомшартулар кертәбез», — дип аңлатты Татарстан Президенты.

Моннан алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Министрлар Кабинетының ковидка каршы чараларны йомшарту турындагы карары басылганын хәбәр иткән иде.

«21 февральдән без гражданнарның барлык категорияләре өчен ваклап сату, җәмәгать туклануы һәм транспорт объектларына керү, шулай ук төнге сәүдә, мунча һәм сауна хезмәтләре күрсәтү буенча чикләүләрне бетерәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты әлегә нинди чикләүләрнең сакланасын әйтеп үтте. «Шул ук вакытта без җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек киеп йөрү, социаль дистанцияне үтәү таләпләрен тулысынча саклыйбыз. Вакцина ясатмаган һәм соңгы алты ай эчендә авырмаган булса, 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү саклана. Чаралар үткәргәндә биналар 50 процентка яки, барлык хезмәткәрләр дә вакцина ясаткан һәм мәсьәлә Оператив штаб белән килештерелгән очракта, 70 процентка тутырыла. Кальян куллану, төнге клубларның эшчәнлеге, төнге вакытта җәмәгать туклануы хезмәтләрен тыюны калдырабыз», — дип аңлатты ул.

Рөстәм Миңнеханов халыкны коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү, шул исәптән кабаттан вакцинацияләү эшен дәвам итү мөһимлеген аеруча билгеләп үтте.


Фикер өстәү