Резедә Сәләхова ире Артем турында: Тормыш итү өчен бик рәхәт кеше

Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Шул уңайдан танылган ир-егетләрнең тормыш иптәшләре белән көчле затларга хас сыйфатлар, балачактагы һәм бүгенге идеаль ир-ат образы турында сөйләштек.

Резедә Сәләхова: «Әйткән сүзе, кылган гамәле өчен җавап тота белсен»

– Кечкенә чакта кияүгә чыгу турында бик хыялланмый идем кебек, шуңа башымда идеаль ир-ат образы да булмады. Кызлар булачак ирләрен әтиләренә охшатып сайлый, диләр бит әле, мин дә тормыш юлдашымның әти кебек гадел, җаваплы, җор телле булуын теләдем. Артем да (Тинчурин театры артисты Артем Пискунов. – Ред.) нәкъ менә шул сыйфатлары, юмор хисе, игътибарлы булуы, әнисенә карата җылы мөнәсәбәте, сәләтле артист булуы белән җәлеп итте. Дөрес, егетләр исе керә башлаган гына чакта, үзем шәһәрдә туып-үскәч, булачак ирем дә, һичшиксез, шәһәрнеке булырга тиеш дип уйлый идем. Ул чакта мин авыл егетләренең шәһәрнекеләргә караганда ни дәрәҗәдә тырыш булуын аңлап бетермәгәнмен, күрәсең. Аллага шөкер, авыл кешесенә кияүгә чыгуым белән бик бәхетле мин. Артем – тормыш итү өчен бик рәхәт кеше. Беренчедән, ул – яхшы ир булудан тыш, бик шәп әти дә. Аның белән бергә атлый башлаганнан бирле коммуналь түләүләр, кредит түләүләре, ипотека турында берни белмим мин. Барысын да Артем алып бара. Аннан соң, җаваплы, игътибарлы булудан тыш, ул ризыкка талымсыз. Артист булгач, билгеле инде, төнгә кадәр эшләгән чаклар да еш була – көн дә бәлеш, мантый пешереп тора алмыйм. Ни генә пешерсәм дә, Артем рәхмәтен әйтеп ашый белә. Моның өчен рәхмәт аңа!

Миңа калса, чын ир-ат, иң беренче чиратта, әйткән сүзләре, кылган гамәлләре өчен җавап тота белергә, дөреслекне яратырга тиеш. Хатыны, гаиләсе өчен җан атып торуы, аларны бәхетле итәргә тырышуы да мөһим. Шулай булганда гына хатын-кыз да шуның белән җавап кайтарачак. Һәрхәлдә, безнең гаиләдә шулай. Улымның да, әтисе кебек, үз сүзен әйтергә курыкмый торган, батыр ир-ат булуын, үсеп җиткәч, җәмгыятебездә үз урынын табып, милләтебез өчен кирәкле кеше булуын телим. Иң мөһиме – сәламәт булсын.


Фикер өстәү