«Китап club»: әдәби ресторанда ниләр бар?

Узган гасырның 30 нчы еллар башында ТАССР җитәкчелеге Казанда эшләүче нәшриятларны, газета һәм журнал редакцияләрен, типографияне бер урынга җыярга карар кыла. Шулай итеп, Бауман урамы үзәгендә зур ачык китап рәвешендә төзелгән Матбугат йорты барлыкка килә. 

Ул төзелүгә, биредә республиканың китап нәшрияты, Татарстанның Язучылар берлеге идарәсе һәм шәһәрдәге иң зур китап кибете тату гына «яши» башлый. Шушында ук Габдулла Тукай исемендәге иҗат клубы очрашулары да уза.

Бүген әлеге тарихи бинаны «Ногай» кунакханә комплексы буларак беләләр, ләкин әүвәлге китап һәм матбугат йорты, рәвешен үзгәртсә дә, рухын югалтмый. Бинада «Китап club» рестораны ачылу да әнә шул хакта сөйли.

Татар китапларын да, сый-хөрмәтне дә сыендырачак әлеге әдәби ресторанда Татарстан китап нәшрияты басмалары, газета-журналлар белән таныша алачак. Әлеге үзенчәлекле ресторанның ишекләре инде ачык, һәм әлегә биредә 500ләп басма табарга мөмкин. Теләгән һәркемнең аларны өстәл янына утырып уку, ошатса, сатып алу мөмкинлеге бар.

– Мондый үзенчәлекле ресторан ачу безнең күптәнге хыялыбыз иде. Уңышлы гына эшләп килүче әдәби кафе турында ишетмәгән кеше калмагандыр инде. Хәзер исә татар китапларын иркенрәк урында, тарихи үзәкләрендә табып булачак. Биредә аларны ашыкмый гына, өстәл янында тәмле чәй эчә-эчә сайлап була. Алай гына да түгел, «Китап club» ресторанын танышу, очрашулар урыны итәсе килә. Безнең язучылар да мондый урынның кирәклеген берничә кат искәртте. Һәм менә, ниһаять, Яңа ел алдыннан без мондый урынны булдырдык, – диде ресторанның тантаналы ачылышында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

«Ногай» кунакханә комплексының генераль директоры Виталий Большаков сүзләренчә, әлеге әдәби ресторан кешеләрдә китап тарихына, татар китапларына карата булган кызыксынуны арттырачак.

– Матбугат йортыннан кунакханә ясаган вакытта без әлеге бинаның тарихи үзенчәлеген саклап калырга тырыштык. «Ногай» кунакханә комплексында китап кибете дә эшләде, Габдулла Тукай иҗат клубы исемен йөртә торган зал да бар. Татар китап тарихына бәйле экспонатларны да күз карасы кебек саклыйбыз. Бүген менә «Татмедиа» һәм Татарстан китап нәшрияты белән берлектә шушы тарихны, татар китапларын киң җәмәгатьчелеккә җиткерүнең тагын бер юлын таптык, – дип сөйләде ул.

Инде әйтелгәнчә, «Китап club» рестораны киләчәктә татар интеллигенциясе өчен очрашу урыны да булачак. Биредә яңа татар китапларын тәкъдим итү кичәләре, язучы һәм шагыйрьләр белән очрашулар, тематик чаралар да уздырырга ниятлиләр.


– Бер ел элек без Декабристлар урамында урнашкан «Татмедиа» бинасында «Әдәби кафе» ачтык. Шуннан бирле шактый тәҗрибә тупладык, кешегә мондый форматның чын мәгънәсендә кызыклы булуына инандык. Ул шулкадәр танылды – татар матбугаты, китаплары сөючеләрнең яраткан урынына әйләнде. Һәм менә бүген Казанның нәкъ үзәгендә сезне әдәби ресторанда сәламлибез. Ул да «Әдәби кафе»дан ким булмас дип ышанам, – диде Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин.

Әдәби ресторанның ачылу тантанасында татар язучылары һәм шагыйрьләре дә катнашты. Без исә «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон белән аның яшь чакларын искә алдык:

– Студент чакта бу бинага еш йөри идек без. Редакцияләр, Татарстан Язучылар берлеге шушында урнашкан иде. Ә беренче катында Казандагы иң зур китап кибете эшләде. Университетка якын булгач, китап алыр өчен җәяүләп гел шушында йөрдек. Бүген менә бирегә шул заман мохите кайта кебек. Җәй көне әдәби ресторан каршында шигъри кичәләр, әдәби бәйрәмнәр уздырылса, тагын да яхшы, халыкка күңелле булыр иде, – дип сөйләде ул.

Лилия Гыймазова

 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү