Татарстан депутатлары елның соңгы утырышын 24 декабрьдә уздырачак

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы 24 декабрьдә үткәреләчәк. Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 17 мәсьәләне, шул исәптән 4 республика һәм 9 федераль закон проектын карап тикшерергә ниятли.

Моннан тыш депутатлар Татарстан Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйлаҗевнең республикада җәмәгать юстициясе эшчәнлеге турындагы чыгышын тыңлаячак. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының агымдагы елдагы эше турында сөйләячәк.

Президиум утырышында «Салым салуның автоматлаштырылган гади системасы» махсус салым режимын кертү буенча эксперимент үткәрүгә бәйле федераль закон проектлары каралды һәм хупланды. Эксперимент киләсе елның 1 июленнән илнең 4 субъектында үткәреләчәк. Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре, Татарстан пилот төбәкләргә әйләнә.

Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев тәкъдим иткән «Бөек Ватан сугышы чорында зыян күргән балаларга социаль ярдәм чаралары турында» федераль закон проектын исә киләсе утырышның көн тәртибенә кертмәскә карар кылдылар. «Закон бик зур иҗтимагый һәм социаль әһәмияткә ия, – дип басым ясап әйтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Без Эдуард Шәрәфиевнең башлангычын хуплыйбыз. Әмма закон проектын эшләп җиткерергә кирәк. Сугыш чоры балаларына социаль ярдәм чаралары аларның һәркайсына бер үк төрле булырга тиеш».

Исегезгә төшерәбез: «Татарстан Дәүләт Советы сугыш чоры балалары статусын билгеләү һәм аларга социаль ярдәм чараларын күздә тоту башлангычы белән Дәүләт Думасына мөрәҗәгать иткән иде инде. Биредә сүз сугыш елларында туган яки шушы чорда балигълык яшенә җитмәгән кешеләр турында бара. Республика парламенты тәкъдиме Дәүләт Думасы утырышында каралды, әмма федераль депутатлар тарафыннан инкарь ителде. Шуңа да карамастан, депутатларга әлеге категориядәге кешеләргә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итүчеләр кимеми.

Республика парламентчылары фикеренчә, мондый кешеләрнең статусы федераль дәрәҗәдә билгеләнергә тиеш. Илнең төрле төбәкләрендә яшәүче сугыш чоры балаларының хокукларын тигезләү өчен кирәк бу. Дәүләт Советы депутатлары әлеге мәсьәләгә февраль аенда кире әйләнеп кайтырга ниятли. Россия Хөкүмәте исеменә мөрәҗәгать әзерләү ихтималы да бар.


Фикер өстәү