Тәгәрмәчле йорт: хәрәкәт итүдә ирек

Азнакай егетләре Илдар Сөнәгатов һәм Эдуард Петкеев ясый торган тәгәрмәчле йорт тагылмаларының (прицеп) даны Германия, Италия, Казахстан кебек илләргә кадәр таралган. Үзенең кухнясы, суыткычы, туңдыргычы, газ плитәсе, ял итә торган зонасы, биобәдрәфе булган әлеге техниканың популярлыгы елдан-ал арта икән. Әлеге тагып йөри торган йортларны җылытырга, түшәмнәрен яктыртырга, караватка ятып, зур тәрәзәләре аша йолдызлар күзәтергә дә мөмкин. Кайнар һәм җылы суына кадәр бар. Кыскасы, могҗиза! 

Предприятиенең генераль директоры Илдар Сөнәгатов әйтүенчә, егетләр «Тәгәрмәч өстендә сәяхәт итү» проектын 2018 елда тормышка ашыра башлаган.

Без икебез дә 12 ел «Нефтемаш» заводында эшләдек. Аннан киткәч, менә шундый туристик йортлар төзү идеясе барлыкка килде һәм без районда эшмәкәрләр белән эшләүче Әнвәр Җиһангировка мөрәҗәгать иттек. Чөнки бу – бик җитди эш. Азнакай башлыгы Марсель Шәйдуллин теләктәшлек күрсәткәч, субсидияләр алып, үз эшебезне ачып җибәрдек. Шунысы мөһим: аренда өчен түләмибез. Безнең өчен бу – шулай ук зур ярдәм, – ди Илдар.

Эшмәкәрләр әйтүенчә, башлаганда авырлыклар булган, әлбәттә. Һәркайдагы кебек, монда да эшнең нәтиҗәсен күрү өчен, күпмедер вакыт узу кирәк. Сатып алучы табу да җиңел булмаган.

– Беренче ике елда кышкы сезонда бик авыр булды. Чөнки безнең прицеп яңалык булып килеп керде. Халык болай сәяхәт итәргә мөмкиндер, дип күз алдына да китерми иде. Ә хәзер кешеләр мондый уңайлыклар белән илләр гизәргә, ял итәргә мөмкин булуын аңлады. Тәгәрмәч өстендә сәяхәт итү модага керде. Беренчедән, бу – ирек дигән сүз. Кунакханәләр дә кирәкми, теләгән җирдә төн чыгарга да мөмкин. Икенчедән, мондый сәяхәтләргә пандемия дә этәргеч бирде. Шуңа күрә соңгы ике елда эшләребез алга китте. Кышын да җитештерү туктамый. Киресенчә, эш көннән-көн арта гына, – ди оешма җитәкчесе.

Хәзерге вакытта тәгәрмәчле йортның биш төрен ясыйлар. Бәяләренә килгәндә, 269 мең сумнан башлап 1 млн 600 меңгә кадәр җитә. Иң зурысы ике балалы гаилә сәяхәт итә алыр өчен ясалган. Оешманың баш конструкторы Эдуард Петкеев әйтүенчә, мондый йотларны ясар өчен 10 көннән башлап 4 айга кадәр вакыт кирәк. Ай саен уртача алганда биш шундый йорт ясап саталар. Гомумән алганда, эшмәкәрләр ясаган йортларның гомуми саны 100дән арткан. Ә заказлар бөтен дөнья буйлап килә. Тәгәрмәчле йортлар аеруча балыкчылар, аучылар, сәяхәтчеләр арасында популяр икән. Шулай ук  арендага бирер өчен дә сатып алучылар күп, ди.

– Аңлашыла инде, иң кыйммәтле тагылма – көчне дә, вакытны да иң күп алганы. Әлегә мондый катлаулы заказларны вакытлыча туктатып торырга булдык. Аны ясарга киткән вакыт эчендә ун яки егерме гади йорт эшләп була. Аларына ихтыяҗ да зур. Халыкта иң популярлары – 400–500 мең сумлыклары. Без берара йөк машиналарына да тагылмалар ясау белән шөгыльләндек. Ләкин барысына да вакыт җитмәү сәбәпле, хәзер төп игътибарны туристик йортларга бирәбез, – ди алар.

Әлегә аена биш йорт өлгертсәләр, киләсе елның гыйнварыннан унга җиткермәкче булалар. Инде апрельгә кадәр килешүләр төзелгән, хуҗалары тәгәрмәчле йортларын көтә.

– Бер урында гына торырга яратмыйбыз. Безнең өчен үсеш, алга бару мөһим. Яңалык буларак, йортларны ясау технологиясен алыштырдык. Моның өчен яңа җиһаз кирәк булачак. Хәзерге вакытта шушы мәшәкатьләр белән мәшгульбез. Зуррак масштабларга чыга алабыз, ләкин аның өчен акча, җиһазлар кирәк. Башлаганда һәр яңалык авыррак бирелә, әлбәттә. Әлегә кергән акчаларның барысы да үсешкә тотыла, – ди Илдар Сөнәгатов.

Теләк тә, дәрман да бар. Тик менә монда да кадрлар мәсьәләсе авыррак икән. Азнакай башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Әнвәр Җиһангиров әйтүенчә, эшче куллар җитми.

– Соңгы вакытта бик күп эшмәкәрләр белән аралашырга туры килә. Кызганыч, кадрлар мәсьәләсе бик катлаулы, – ди ул. – Хезмәт базарында эшче һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур. Станок артында торып эшләргә теләк белдерүчеләр юк диярлек. Югыйсә яхшы хезмәт хакы да түлиләр.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү