Путин Яңа ел бәйрәмнәрендә коронавирустан саклану таләпләрен үтәргә чакырган

Россия Президенты Владимир Путин халыктан Яңа ел бәйрәмнәрендә эпидемиологларның киңәш-тәкъдимнәренә колак салуны һәм аларны үтәүне сораган.

“Озакламый Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Килем-китемнәр күп булачак. Кайбер предприятиеләр – бертуктаусыз тулы цикл белән эшләүче предприятиеләр бәйрәм көннәрендә дә эшләячәк. Барча кешегә шуны искә төшерәсем килә: әлбәттә, Яңа ел бәйрәмнәре – һәрбер гаилә тормышында аерым бер чор, очрашып күрешүләр, аралашулар чоры. Яңа ел бәйрәмнәре киләчәккә һәрвакыт ниндидер әкияти өмет-ышанычлар алып килә. Бик әйбәт, бәйрәмне билгеләп үтәргә кирәк. Ләкин киләчәгебез чын мәгънәсендә бәхетле булсын өчен белгечләрнең барлык киңәш-тәкъдимнәренә колак салу һәм аларны үтәү мәслихәт. Бик җитди мәсьәлә бу”, – дигән ул Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәкләр берлеге съездында.


Фикер өстәү