Кеше үлгәч аны ни өчен тиз генә исәптән төшерергә кирәклеген аңлаттылар

Юристлар, кеше үлгәч, ни өчен аны тиз генә фатирда пропискадан төшерергә кирәклеген аңлатканнар.

Белгечләр әйтүенчә, үлгән кешене пропискадан төшерүне сузу иң элек коммуналь түләүләрдә кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Asterisk адвокатлар бюросы юристы Софья Волкова сүзләренә караганда, инде гүр иясе булган, ләкин әле исәптән алынмаган кешегә коммуналь түләүләр исәпләүне дәвам итәчәкләр.

Шул ук вакытта юрист Владимир Балакин ачыклык керткәнчә, туганнары, коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламалардан файдалану өчен, үлгән кешене махсус исәптән төшермәскә дә мөмкиннәр. Мондыйларга түләүләрен яңадан исәпләү, пенялар, штрафлар гына түгел, бәлки әле җинаять җаваплылыгы да яный.

Шунысын да белеп торырга кирәк: үлгән кеше милекче булып торган, әмма вакытында исәптән төшерелмәгән очракта, бу фатирны сатуда бик зур кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин, дип яза “РИА Новости”.


Фикер өстәү