Көнчыгышка борылыш. «ВТ» хәбәрчесе машина бәяләрен белеште

Бүген илдә 44,1 миллион җиңел машина исәпләнә. Ягъни бишектәге сабыйларны, таякка таянган әби-бабайларны да кертеп, илдә яшәүче өч кешегә бер автомобиль туры килә. Узган ел гына да 1 миллионнан артык яңа машина сатылган. Бәяләре нык артуга карамастан бу. Автомобиль базары ни хәлдә? Бүген машина сату-алу, аны алмаштыру отышлымы? Яңа «тимер ат»ка ничә ел акча җыясы? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Ач капкаңны, «Ли» килә!

Башкаланың Салмачы бистәсендә яшәүче Рөстәм Кәлимуллин былтыр яңа «Нива» машинасы сатып алган.

– Үз йортыбыз белән яши башлагач, зуррак машина аласы килде, – дип сөйли ул. – Теләсә нинди юлдан узарлык «иномарка»лар бик кыйммәт, шуңа күрә гаиләм белән уйлаштык та якынча 1 миллион сумга «Нива» сатып алдык. Быелгы буранда шуңа сөенеп туя алмыйм. Бер тапкыр да батып калмадым. Машина куярга урын эзләп аптырыйсы да юк. Кар көртендә үк калдырып китәм. Үзебездә чыккан машина безнең юллар өчен иң яхшысы.

«Автостат» агентлыгы мәгълүматларына караганда, бүген илдәге машиналарның 67 проценты чит илнеке. Ә менә аерым модельләргә бүлеп карасак, «Лада» автомобильләре күбрәк. Ил буенча үзебездә җитештерелгән 12 миллионнан артык машина чаба. Икенче урында – «Тойота» (3,8 миллион). «Киа» исә – өченче (2,6 миллион). Беренче бишлеккә «Хундай» (2,3 миллион) һәм «Рено» (2,1 миллион) да эләккән.

Хәер, вазгыять якын арада ук үзгәрәчәк, ди белгечләр. Ник дисәң, соңгы бер ел – ел ярым вакыт эчендә автомобиль базарын Кытай машиналары басып алды. 2022 ел нәтиҗәләре буенча ил автопаркының 40 проценты үзебездә җитештерелгән машиналарга туры килсә, былтыр әлеге күрсәткеч 30 процентка гына калган әнә. Безнекеләрне кем кысрыклавын кычкырып әйтмик, болай да аңлашыла бит. Россия автомобиль дилерлары ассоциациясе мәгълүматларына караганда, былтыр Кытайдан безгә рәсми рәвештә 19 яңа автомобиль бренды кергән. Күз күргән, колак ишеткән «Чери», «Джели», «Хавейл», «Танк» кебек модельләргә «Каи», «Баик», «Ли», «Хаима», «Айто» кебек яңа атамалар да өстәлгән. Алай гына да түгел, быел бездәге Кытай автомобиль брендлары 40–45кә җитәчәк, дип фаразлана. Тәкъдим сораудан артып китеп, машина бәяләре төшә башларга мөмкин, дип өметләнүчеләр дә бар. Тик Мәһдиев әйтмешли, едва ли.

«Укытучы түгелме?»

Машина бәяләрен «ВТ» хәбәрчесе дә белеште.

– Былтыр күпмедер вакыт сатылмыйча торганнан соң, кабат пәйда булгач, «Лада Веста» автомобиленә сорау зур, – ди автосалонда машина сатучы Марсель. – Кайбер детальләре, запас частьлары чит илнеке булгач, ул күпмедер вакыт җитештерелмичә торды. Хәзер «Веста»ның стандарт комплекты 1 миллион 589 мең сумнан башлана. Нигездә ак яки кара төстәге машинаны сайлыйлар. Андыйлар җитәрлек. Ә менә көмеш төсендәгесен бераз көтәргә туры киләчәк. Ничек кенә булмасын, арзанлы машиналар арасында «Веста» иң отышлысы. Круиз-контроле (тизлекне үзе көйләүче система. – Ред.) дә бар хәтта. Өстәмә җиһаз һәм уңайлыклары булмаган «Гранта» 847 мең сум тора. Салоннан чыкканчы, ул да 1 миллион сумга баса инде.

«Веста»ны кредитка исәпләп тә күрсәттеләр. Алдан 500 мең сум түләгән очракта, җиде елга кредит аласыз икән, ай саен 33 мең сум акча түлисе. Кредит ставкасы – 18 процент. Тик банклар мондый түбән процент белән бурычка акча бирергә ашыкмый. Күпчелек кредит оешмаларында ул 20–25 процент тәшкил итә.

– Сезнең гаиләдә махсус хәрби операциядә катнашучы, укытучы яки табиб юкмы? Алар ташламалы кредиттан файдалана ала, – дип тә юатырга тырышты Марсель.

Билгеле булганча, ташламалы автокредит табибларга, укытучыларга, инвалидларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына бирелә. Дәүләт машина бәясенең 20 проценты күләмендә ташлама бирә. Федераль программада үзебездә җитештерелгән автомобильләр, «Хавейл Джолион» һәм «Москвич 3» катнаша.

Киң таралган машина модельләре күпме тора?

(млн сумнарда)

«Лада Нива» – 1,1

«Лада Ларгус» – 1,9

«Хавейл Джолион» – 2,1

«Чери Тигго 7 Про» – 2,3

«Киа Соул» – 2,5

«Хавейл F7» – 2,6

Иске яңадан саклый

Машина бәяләре кыйммәт, шуңа күрә рульдә йөрергә теләүчеләр, ничарадан бичара дигәндәй, кулланышта булганнарына да еш утыра, ди автомобильләр сату белән шөгыльләнүче Зөлфәт Галимов.

– Якынча алсак, яңа һәм иске машина сатып алучыларның нисбәте иллегә – илледер, – ди ул. – Сер түгел, халыкның акча ягы кысынкы. Ә кулланышта булган машиналар арзанрак. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүген аларның уртача бәясе 1,3 миллион сум тора. Яңалары арасында «Лада» автомобильләре иң арзаны булгач, иң беренче чиратта, шуларны тәкъдим итәбез. Алардан соң – Кытай машиналары. Аларның төрлесе бар: 1,5 миллион сумга да, 7 миллион сумга да сатып алырга мөмкин.

Зөлфәт Галимов әйтүенчә, яңа машина сатып алу отышлырак.

– Тик мәсьәләнең икенче ягы бар: рульдә йөрүчеләр машиналарын алмаштырырга ашыкмый. Чөнки бүгенге шартларда кулда булганын ычкындырып, аннан да яхшырагын табу шикле. Булганы йөреп торсын, диләр. Шуңа күрә кулланышта булган машиналар базарында нигездә 8–10 ел элек чыккан автомобильләр сатыла. Дөрес, параллель импорт буенча безгә кулланышта булган яңарак автомобильләр дә кайта. Тик аларга дәүләт гарантиясе юк, – ди эшкуар.

Машина Кытайда җитештерелгән икән, димәк, сыйфатсыз дигән сүзләр белән дә килешми ул.

– Бу – бездә электән калган фикер. Кытай автомобильләренең төрлесе бар. Башка брендлар арасында да шул ук хәл. Мәсәлән, «Гранта» һәм «Веста»ның сыйфатын чагыштырып карагыз. Кытай җитештерүчеләре бик акыллы эшләде: алар Европа машина заводларын сатып алып, үз эшен шунда дәвам иттерде. Мәсәлән, «Джели» машинасы «Вольво» базасында җыела. «Ли»ның эче, гомумән дә, «Роллс Ройс»ныкы. Элек тә «Мерседес», «Тойота»лар ватылмыйча тормаган. Кытай машиналарын начар дип санамыйм. Хәтерләсәгез, үз вакытында Корея автомобильләренә дә бик шикләнеп карый идек, – ди Зөлфәт Галимов.

 

Илдус САФИУЛЛИН, икътисад белгече:

– Якын арада автомобильләргә бәя төшмәячәк. Ә менә яздан соң кыйммәтләнүе бик мөмкин. Рәсми саннардан күренгәнчә, былтыр Кытай автомобильләре – 30, ә үзебездә җитештерелгәннәре 40 процентка кыйммәтләнгән. Бәяләр артуның сәбәпләре билгеле. Иң беренче чиратта, узган ел кыска гына вакыт эчендә Үзәк банкның төп ставкасы 7,5тән 16 процентка кадәр күтәрелде. Бу исә турыдан-туры халык кесәсенә сукты. Көз көне машиналарны утильләштергән өчен җыемны да арттырдылар. Әгәр машина сатып алырга җыенасыз икән, озакка сузарга кирәкми. Кичектерүдән мәгънә юк. Бәяләр һәм автомобиль сатып алу шартлары көн саен диярлек үзгәреп тора.

 

Сан

Былтыр илдә яшәүчеләр 2,83 триллион сумлык җиңел машина сатып алган. 2022 елда исә әлеге күрсәткеч 1,47 триллион сум тәшкил иткән.

Иң күп сатылган машиналарның беренче бишлеге:

«Чери» – 341 млрд сум

«Лада» – 304 млрд сум (шул исәптән «Гранта» – 160 млрд сум)

«Джели» – 302 млрд сум

«Хавейл» – 275 млрд сум

«Эксид» – 179 млрд сум

«Автостат» агентлыгыннан

 

Яңа машинага ничә ел акча җыясы?

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда гыйнвар аенда уртача хезмәт хакы 46 мең сум тәшкил иткән. Әйтик, айлык акчаның өчтән берен җыеп барабыз, ди. Бу очракта, бер кешегә «Гранта» өчен – 5 елга якын, «Хавейл Джолион»га – 12 еллап акча тупларга кирәк булачак. Соңгы сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүчеләрнең 8 процентының гына кулында машина сатып алырлык акчасы бар.


Фикер өстәү