Игорь Шувалов «КАМАЗ»да булды

Стратегик инициативалар агентлыгы һәм «ВЭБ.РФ»ның Татарстанга бизнес-миссиясе кысасында, «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Игорь Шувалов җитәкчелегендәге делегация «КАМАЗ»да булды.

Заводның Фәнни-техник үзәгендә кунакларга электр энергиясен төнлә җыючы «КАМАЗ-6282» электробусын күрсәттеләр. Аның үзенчәлеге — ул эштән бушаган арада, утка тариф очсызрак булганда энергия җыя.

Фәнни-техник үзәктә «Атом» электромобилен дә тәкъдим иттеләр. Тәүге машиналарны 2025 елда җитештерә башларга ниятлиләр. Әлегә проект кысасында сынау эшләре бара. «Атом»ның төп штабы Чаллыда урнашкан. Биредә 1 меңгә якын кеше эшли.

Чаллыга сәфәр барышында «Мастер» Кама индустриаль паркы, «Олимп» сәнәгать паркы эше белән дә таныштылар.


Фикер өстәү