Миңнеханов Татарстан компаниясе чималыннан уенчыклар ясау технологиясе белән танышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Димитровградта Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте һәм «КАМАЗ» ГАҖ ярдәмендә 2018 елда ачылган «Мастер» индустриаль паркында булды. Республика җитәкчесе шул исәптән «Түбән Кама Нефтехим» компаниясеннән сатып алынган чималдан уенчыклар ясау технологиясе белән дә танышты. Миңнехановны төбәк губернаторы Алексей Русских озатып йөрде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мастер» индустриаль паркы Татарстанның «Мастер» Кама индустриаль паркы нигезендә төзелә. 135 мең квадрат метр мәйданны биләгән бинада 15 мең офис бүлмәсе урнашкан. Парк кирәкле инфраструктура белән тулысынча җиһазландырылган.

Бүген парк тарафыннан бизнес өчен иң тулы ярдәм пакетларының берсе формалаштырылган, резидентларның исә өстәмә преференцияләр алу мөмкинлеге бар, дип белдерделәр Миңнехановка. Бүгенге көндә бу – 566 эш урыны булдырган 30дан артык компания.

Зур арендаторлар арасында балалар уенчыклары җитештерүче «Полесье-ДГ» компаниясе дә бар. Әлеге предприятие Беларусь, Россия, Төркия һәм Үзбәкстандагы җитештерү мәйданчыкларын үз эченә ала. Биредә 4 меңнән артык исемдәге уенчык, шул исәптән конструкторлар, велосипедлар, электромобильләр (һ.б.) ясыйлар.

Миңнеханов уенчыклар ясау технологиясе белән танышты. Предприятие директоры чималның 80 проценттан артыгы «Түбән Кама Нефтехим» компаниясеннән сатып алынуын әйтте.

Моннан тыш, ТР Рәисенә индустриаль парк территориясендә эшләп чыгарыла торган авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләрен дә күрсәттеләр.

Искәртеп узабыз, бүген Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ульяновск өлкәсенә килде. Бүген ул шулай ук Атом реакторлары фәнни-тикшеренү институтында һәм күп максатлы тикшеренү реакторының төзелеш мәйданчыгында булды.

 


Фикер өстәү