Рөстәм Миңнеханов: “Без ВЭБ.РФ белән тыгыз элемтәдә эшлибез”

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикага эш сәфәре белән килгән ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шуваловка даими ярдәм өчен рәхмәт әйтеп: “Без тыгыз элемтәдә эшлибез”, – дип белдерде. Хөкүмәт Йортында Стратегик инициативалар агентлыгы һәм ВЭБ.РФ дәүләт үсеш корпорациясенең стратегик бизнес-миссиясе сессиясе йомгакларына багышланган эшлекле киңәшмәдән соң, чарада катнашучылар журналистлар сорауларына җавап бирде.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановтан ВЭБ.РФ белән хезмәттәшлек турында сорадылар. “Ике арада яхшы мөнәсәбәтләр тарихы бар”, – диде Татарстан Рәисе. Аерым алганда, ул моношәһәрләргә ярдәм итү юнәлешендә хезмәттәшлек турында сөйләде.

– Бу – зур проект, аны гамәлгә ашыру барышында моношәһәрләрдә 18 мең эш урыны барлыкка килде, 56 миллирд сум күләмендә шәхси инвестицияләр җәлеп иттек, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул республикада ВЭБ.РФ ярдәме белән өч мәктәп төзелүен дә искәртте. Сүз дәүләт-шәхси хезмәттәшлек турында бара. Билгеле булганча, узган ел бер елдан да кимрәк вакыт эчендә Казанда, Чаллыда һәм Арчада 3,5 мең урынга исәпләнгән өч уку йорты төзелде. Алар 1 сентябрьдә үз ишекләрен ачты. Төзелешләәрнең гомуми бәясе 6,9 миллиард сум булса, шуның 1,3 миллиард сумы – ВЭБ.РФ инвестицияләре.

– Узган ел ВЭБ.РФ ярдәмендә өч мәктәпне вакытында төзи алдык. Бүген без шулай ук берничә проект турында фикер алыштык. Шул исәптән, Чаллыдагы «Үсеш» сәнәгать паркын үстерү турында да сөйләштек. Сораулар күп. Без тыгыз элемтәдә эшлибез һәм ярдәм өчен бик зур рәхмәт әйтәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү