Илгиз Абдракипов: “Вәсиләне сагынмаган көнем юк”

Бүген җырчы Вәсилә Фәттахованың арабыздан китүенә 8 ел. Без аның гаиләсенең хәлен белештек. Ире Илгизнең җомга намазыннан кайтып барышы иде.

– Бүген Вәсиләнең рухына багышлап Коръән укытабыз. Тыгыз көн әле. Тормышымда бар да элеккечә. Улым укып йөри, кызым өйдә генә. Балаларны карарга булышучы кешебез бар. Әниемнең соңгы вакытта сәламәтлеге какшап тора әле, – ди Илгиз. – Вәсилә еллар узган саен ныграк сагындыра. Аны уйламаган көнем юк. Рухы шат, урыны оҗмахта булсын, Вәсиләмнең!


Фикер өстәү