Вәсилә Фәттахованың вафатына 5 ел узганнан соң җырлары кабат сәхнәгә чыгачак

Уфада Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы Вәсилә Фәттахова истәлегенә концерт булачак. «Синнән башка биш ел» дип исемләнгән концерт 26 августта Яшьләр сараенда узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итте.

Вәсиләнең ире Илгиз Әбдрәкыйпов әйтүенчә, концерт тамашачыларның күпсанлы сораулары буенча уздырыла. Анда башкорт һәм татар эстрадасының популяр артистлары катнашыр дип көтелә. Катнашучылар Вәсилә Фәттахова репертуарындагы җырларны да башкарачак.

Концертта Айдар Галимов, Нәзифә Кадыйрова, Илһам Вәлиев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ризван һәм Альбина Хәкимовлар, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Айгөл Сәгынбаева, танылган  композиторлар Зифа Нагаева, Наил Шәймәрданов та катнашачак.

Быел 26 гыйнварда Вәсилә Фәттахованың арабыздан китүенә биш ел булды. Аңа нибары 37 яшь иде. Аның ире, улы һәм яңа туган кызы калды.

 


Фикер өстәү