Роберт Миңнуллин Айдар Галимовка: «Минем җырларымны җырлап, кеше булдың син»

«Минем җырларымны җырлап, кеше булдың син». Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовка күптән түгел арабыздан китеп барган Роберт Миңнуллин шулай дип әйткән булган. Әмма яратып әйтелгән сүзләр бу. Шагыйрьне соңгы юлга озатканда җырчы белән очрашып, истәлекләрне барлаган идек.

− Айдар абый, Роберт абый белән соңгы арада элемтәдә идегезме?
– Роберт абыйның китүен авыр кичердем. Дөресен әйткәндә, үземне начар төш күргәндәй хис итәм. Хәзер уянырбыз да, барысы да үзгәрер, мыек астыннан гына елмаеп, юморга бай сүзләре белән Роберт абый килеп чыгар төсле. 8 Мартта бер чарада булган идем, җырладым. Шунда Таңсылуны күреп алдым, бу җырны тыңлаганда елап утырды ул. Шул вакытта ук күңелгә шом кергән иде инде… Безгә барысын да әйтеп бетермәделәр бит. Авыру – авыру, үтәр, җиңәр дигән өметтә булдык. Телефоннан аралашканда да Роберт абый берни сиздермәс иде! Ай-һай, ничек шундый көчле рухлы булырга кирәк?! Егет икән! Мин Роберт абыйны яхшы беләм дип уйлыйм идем, белеп бетермәгәнмен шул… Роберт абый белән гел элемтәдә булдык. Әмма соңгы вакытларда аралашу җитмәде дип уйлыйм. Соңарып үкенәбез шул. Их, сөйләшәсе, серләшәсе булган. Мин аңа гел: «Роберт абый, син – дустым да, тәнкыйтьчем дә, терәгем дә», − дип әйтә идем. Тәнкыйтьнең төрлесе була. Роберт абый булышу йөзеннән, миңа, иҗатыма уңай булсын өчен тәнкыйтьли иде. Аны бөек шәхес дип әйтүдән дә курыкмыйм.

– Җырланмаган җырлар калдымы?
– Җырлар калды. Җырлар дигәннән… Роберт абыйның «Сөюләрем инде үткәннәрдә» шигыренә Башкортстаннан Вилдан Фәйзуллин көй язган иде. Бу җырны күптән якын итеп йөргән идем инде, бигрәк тә Роберт абыйныкы булгач. Шушы җырны ничек тә булса эшләп чыгарга дигән карарга килдек. 27 мартта, йоклар алдыннан, шуны тыңлап: «Тизрәк эшкәртеп, Роберт абыйга тыңлатасы иде», − дип уйлап яттым. Иртән торуга, Инстаграмны ачам, шомлы хәбәр… Бу җырны әле барган концерт программасына өстисем килә. Аның истәлекләре, фотолары белән үрелеп барачак ул. Бу җыр булырга тиеш дип уйлыйм, чөнки Роберт абый – минем иҗатка зур йогынты ясаган кеше. «Минем җырларымны җырлап кеше булдың, Айдар», − дип, шаяру катыш әйтә иде ул. Хак та әйткән бит!

– Роберт абыйга бәйле истәлекләр сездә күптер…
– Бер җәйне Роберт абый белән Башкортстан якларына кайтып килдек. Мин рульдә, ул минем янымда. Шулай икәүдән-икәү туган якларны әйләнеп кайттык. Бишбүләк, Миякә, Акмулла, Фатих Кәримнең туган авылларында булдык… Моңа да сөенеп туя алмыйм, ярый шуңа өлгергәнбез әле. Шул чакта аның чын-чынлап халык шагыйре икәнен аңладым инде. Безнең өебездә булды, әти-әнием белән очрашты, икәүдән-икәү генә калып сөйләшеп утырдык. Бу истәлекләрне күңел дәфтәрендә саклап, киләчәктә кәгазьгә дә төшереп булса иде. Күңелем бер нәрсәгә тыныч: соңгы юбилей программама Роберт абыйны чакыра алдым һәм ул килде. Концертны башыннан ахырынача карап утырды. Аның «Өянкеләр-тупыллар»ын җырлаганда, залга төштем, күрештек, кочаклаштык. Якыннан күреп, соңгы кочаклашуыбыз булган икән. Халык арасында, җыр аша күрешеп хушлашканбыз. Роберт абый гаилә җанлы кеше иде. Клара апа, балалары, оныклары дип янып торучы, үрнәк кеше. Аның туган авылына, әнисенә, иленә, теленә булган мөнәсәбәтен әйтеп аңлатырлык түгел. Шундыйлар безне данлый да, тарихта эзле итеп калдыра да инде.


P.S.
Роберт Миңнуллинны озатканга да тиздән бер атна була. Әмма аның Инстаграмдагы бите әле дә актив. Кызы Таңсылу Сабирова шагыйрьнең сәхифәсен дәвам иттерә, видеоларын, шигырьләрен кертеп тора. Әле бүген дә Роберт абый халыкны Көлке көне белән котлады.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү