Вәсилә Фәттахованың ире хатыны үлгән көндә мөрәҗәгать белән чыкты

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Вәсилә Фәттахова Башкортстан һәм Татарстан эстрадасында халык иң яратып кабул иткән җырчыларның берсе булды. Җырчыны ике республикада гына түгел, хәтта читтә дә беләләр һәм яраталар иде. Вәсилә Фәттахованың төп хит җыры — «Туган як»ны татар һәм башкортлар гына түгел, башка милләт вәкиләре дә бик яратып башкара. Кызганыч, җырчы 2016 елның 26 гыйнварында бала тапканнан соң өзлегеп, үлеп китте. Аңа нибары 36 яшь иде.

Җырчының ире Илгиз Габдерәкыйпов хатыны турындагы истәлекләрне кадерләп саклый. Ел саен вафат булган көнендә Вәсиләсе истәлегенә концертлар оештыра.

— Хөрмәтле дуслар һәм партнерлар, сезгә концертларны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Рәхмәт сезгә, — дип язган Илгиз социаль челтәрләрдә.


Фикер өстәү