Чаллының «яшел блогер»ы үсентеләргә туфрак әзерләү буенча киңәшләрен бирде

Тиздән бакчачыларның орлык чәчү чоры башлана. Чаллының «яшел блогер»ы  Мария Гарәпшина үсентеләргә туфрак әзерләү буенча киңәшләрен бирде.

Үсентеләр өчен иң яхшы туфрак кибеттән сатып  алганы түгел, ә үзең «ясаганы», ди блогер.

Файдалы кушылманың 15% чамасын ком, 30 процентын – туфрак белән торф  һәм 50 процентын компост тәшкил итәргә тиеш. Туфракның ачылыгын киметү өчен бераз агач көле кушарга кирәк. Компостны иләп, аны таш, чүп, яңгыр суалчаннарыннан арындырырга киңәш ителә. Башка кушылмаларны шулай ук иләсәң яхшы.

Туфракны орлык чәчкәнче ике атна алдан зарарсызландырырга кирәк.  Туфракны паразитлардан  арындыру зарарлы һәм файдалы микрофлораны да үтерергә мөмкин, ди блогер. Шунлыктан туфракны салкын урынга куеп, кайнап чыккан су сибәргә, кайнап торган су өстендә тотып парландырып алырга һәм марганцовкалы су сиптерергә киңәш итә ул.


Фикер өстәү