Казанда яңа бала тудыру йорты төзеләчәк

Бу хакта бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында билгеле булды.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков үз чыгышында башкаланың яңа перинаталь үзәккә мохтаж булуын белдерде.

«Казанга перинаталь үзәк кирәк. Куркыныч янаган йөкле хатын-кызлар арта, ярдәмгә мохтаҗ җитлекми туган балалар саны да арта. РКБ Перинаталь үзәге генә җитми»,  – диде министр.
Утырышта катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә: «Казанда перинаталь үзәк төзү буенча карар кабул ителде», — диде.


Фикер өстәү