Рөстәм Миңнеханов башкаланың тарихи үзәгендә төзелүче биналарга таләп куйды

Барлык таләпләргә җавап бирсен. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башкаланың тарихи үзәгендә төзелүче биналарга шундый таләп куйды.  

Иң элек Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә төзелеш объектларын карады. Яңа төзелешнең барлык проектлары да тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында каралды, аларны кабат карау турында карар кабул ителде.

Ферма-2 урамында комиссия территорияне төзү планы белән танышты. Шәһәрне үстерү институты архитекторлары Рөстәм Миңнехановка тарихи объектлар һәм яшел үсентеләрне тикшерү нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.

Волков урамындагы 12 нче йорт төзелеше белән җитәкчелек инде икенче тапкыр таныша. Беренче тикшерүдән соң бу йорттагы катлар санын киметергә карар кылынган булган. Рөстәм Миңнеханов төзелеш тирәсендәге территорияне дә тәртипкә китерергә кушты. Башкаланың тарихи үзәге – туристларның яраткан урыны. «Шуңа күрә биредәге территория төзекләндерелгән, торак йортларның, шул исәптән агач биналарның тышкы кыяфәте дә билгеле бер стандартларга туры килергә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Һади Атласи урамындагы торак йорт төзелеше белән дә танышты. Биредә 10 фатирлы торак йорт сафка басачак. Бутлеров урамы, 22 нче йорт адресы буенча исә дүрт катлы торак йорт төзелә. Биредә Рөстәм Миңнехановка шушы йортның тышкы ягын эшләгәндә кулланылачак материаллар күрсәтелде.

Ә менә Жуковский урамы, 18а йорты адресы буенча урнашкан аварияле торак йортның хәле катлаулырак. Әлеге йорт салынган җир участогы кадастр исәбендә тормый. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне хәл итәргә кушты.

Рөстәм Миңнехановның тарихи үзәккә сәфәре барышында Сара Садыйкова урамындагы ике торак йорт төзелеше дә расланды. Президент аларны төзегәндә яхшы сыйфатлы материаллар гына кулланылырга тиеш дип искәртте.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов Каюм Насыйри урамын үстерү проекты белән дә танышты, Мәрҗани мәчетендә  булды. Соңгы тапкыр ул 2005 елда төзекләндерелгән булган. Президент реставрация өчен кирәкле документларны әзерләргә, бинаның фасад өлешен, түбәсен тәртипкә китерергә кушты.

Сүз уңаеннан, кичә Рөстәм Миңнеханов башкаладагы яңартылган «Азино» котельныенда булды. «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рәүзил Хаҗиев сүзләренә караганда, котельныйны яңарту барышында 280 тонна металл конструкция, 105,7 км кабель, 8,5 км торбаүткәргеч монтажланган, 3500 м3 бетон салынган, 28300 м2 территория төзекләндерелгән. Бу җылылык егәрлеген сәгатенә 100 гигакалориягә арттырган. Ул исә, үз чиратында, 140 мең кеше өчен җылытыла торган 3,7 млн квадрат метр мәйданны җылылык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.


Фикер өстәү