Республика Президенты Сәламәтлек саклау министрлыгына каты авыруларны профилактикалау буенча эшне көчәйтергә кушты.
Татарстанның сәламәтлек саклау системасы үлем-китемгә китергән каты авыруларны профилактикалау эшен көчәйтергә тиеш. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
— Безне үлем-китем күрсәткече нык борчый. Гомумән алганда, Россия буенча әйбәтрәк күрсәткечкә ия булсак та, безнең саннар түгел бу. Миңа калса, күрсәтелеп килә торган ярдәм һәм авыруларны профилактикалау эше җитәрлек дәрәҗәдә түгел, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент республикада балалар тууга да тукталып үтте. Аның әйтүенчә, демографияне үстерү өчен барлык мөмикнлекләрдән дә файдаланылмый.
— Бала туу күрсәткеченең түбән булуына сәбәпләр бар, Ләкин без мөмкин булганның барысын да эшләмибез әле. Резервларны барларга кирәк. Казанның 7нче хастаханәсендә булдык. Перинаталь үзәк ачу турында карар кабул ителде, – дип басым ясап әйтте Татарстан Президенты.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр сәламәтлк саклау министры Марат Садыйков Казанда перинаталь үзәк ачу үтенече белән Президентка мөрәҗәгать иткән иде.