Табибларга онлайн рәвештә языла алмау, «ашыгыч ярдәм» хезмәтен чакыртып булмаудан зарланучылар арткан

Республика халкы табибларга онлайн рәвештә языла алмау, «ашыгыч ярдәм» хезмәтен чакыртып булмаудан зарлана.

Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә «Диалог» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башлыгының беренче урынбасары Ленар Фәйзетдинов хәбәр итте.

Махсус тикшерү уздырганнан соң белгечләр республика халкының табибларга онлайн рәвештә языла алмау, «ашыгыч ярдәм» хезмәтен чакыртып булмаудан зарлануын ачыклаган. Татарстан халкы медицина хезмәткәрләренең дорфа сөйләшүе, авыруларга карата битарафлык күрсәтүләре белән дә еш очрашырга туры килүен әйткән. «Бу тикшеренү нәтижәләре медицина оешмаларында табиб белән авыруларның үзара аралашуында кытыршылыклар барлыгын күрсәтте. Белгечләр авыруларга хезмәттәшләренә караган кебек мөнәсәбәттә булырга тиеш»,-диде Ленар Фәйзетдинов.


Фикер өстәү