Иммунолог коронавирус белән авыручылар санының кайчанга кадәр артачагын әйткән

Россиядә авыручылар саны иң югары биеклеккә җиткәнче – әле тагын 2-3 атна дәвамында үсәчәк. Иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков шулай дип белдергән, дип хәбәр итә Ura.ru.

“Чирләүчеләр саны тагын 2,5-3 атна үсәчәк әле. Шуннан соң “түшәм”гә килеп терәләчәкбез һәм түбәнгә “тәгәри” башлаячакбыз. Әйтергә кирәк, күтәрелүгә караганда 2-2,5 тапкыр акрынрак төшәчәкбез. Бу “койрык”ның каячан өзеләчәге әлегә билгесез”, – дигән Крючков.
Ул шулай ук, пик дәрәҗәсенә җиткәннән соң 1,5 ай чамасы узуга, “койрык”ның алтынчы “дулкын”га әйләнү ихтималын әйткән. “Өч атна үсәчәк, шуннан соң тотрыклыланачак, аннан кими башлаячак – бик озын “койрык” булырга охшап тора бу. Ай ярымнан янә күтәрелеш булырга мөмкин. Мәсәлән, бездә “омикрон” ның ВА2 төре бик нык таралу хисабына. Даниядә ул чирнең котырып таралуына китерде”, – дип аңлаткан иммунолог.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә коронавирус йоктыручылар саны берничә көн рәттән рекорд куя инде. Алдагы көнне чир ияртүнең 67 809 очрагы теркәлгән. Татарстанда бер көн эчендә чирләүчеләр саны 297дән 348гә җиткән.


Фикер өстәү