Тәгәрмәчле бурыч. Татарстанда автокредит алучылар арткан

629 миллиард сум. Агымдагы елның җиде аенда илдә яшәүчеләр әнә шулкадәр автомобиль кредиты җыйган. Машинада йөрим дип, халыкның бу кадәр бурычка батканы юк иде әле, дип чаң суга белгечләр. Ала белгәч, бирә дә белерләрме? Бүген кайсы машиналарга күбрәк өстенлек бирәләр? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга ачыклык кертте.

Кредит тарихлары илкүләм бюросы мәгълүматларына караганда, бу елның җиде аенда россиялеләр 628,9 миллиард сумлык автокредит рәсмиләштергән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бурычлы «тимер ат» хуҗалары 71,5 процентка күбрәк. Кемнәрнең әҗәт капчыгы зуррак икәне дә билгеле. Беренче урында – Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр. Алар 44 миллиард сумлык автокредит рәсмиләштергән. Санкт-Петербург халкының банкларга машина өчен 38 миллиард сумлык бурычы бар. Беренче өчлеккә Татарстан һәм Краснодар крае да эләккән. Аларның һәркайсында 29 миллиард сумлык автокредит рәсмиләштергәннәр.

– Халык, дәррәү кубып, кредитка автомобиль сатып ала башлаган дип уйламыйм, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Узган ел башында чит ил брендлары илдән киткәч, автомобиль базары бер мәлгә тынып калды. Арзан машиналарны алып бетерделәр, ә яңалары кыйммәт бәядән кайта башлады. Мондый шартларда илдә яшәүчеләр автомобиль сатып алуны кичектереп торуны артыграк күрде. Бүген исә без базарның кабат җанлануын күрәбез. Ни генә булмасын, машинада йөрергә өйрәнгән кеше аннан баш тартмаячак. Кредит хисабына булса да. Халыкның керем дәрәҗәсе әллә ни артмады. Чыгымнар бер яктан күбәеп китсә, аларны икенче яктан кысарга туры киләчәк, димәк.

«Россия автомобиль дилерлары» ассоциациясе мәгълүматларына караганда, быел Россиядә яңа җиңел машинаның уртача бәясе 2,6 миллион сумга җиткән. Узган ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 20 процентка арткан. Август башында гына да илдәге унбишләп автомобиль бренды бәяләрне күтәрү турында игълан итте. Сәбәпләре дә билгеле. Беренчедән, сум очсызланса, икенчедән, 1 августтан илдә утильләштерү җыемы, ягъни илгә читтән сату өчен кертелүче җиңел, коммерцияле автомобильләр, йөк машиналары һәм автобусларга бер тапкыр түләнә торган салым артты.

– Яңа машинада йөрергә теләүчеләр автомобиль базарында тотрыклылык урнашканны көтеп арыган, күрәсең, – ди Россия автомобильчеләр федерациясенең Татарстандагы җитәкчесе Рамил Хәйруллин. – Аңлавымча, автокредитлар күләме Кытай машиналары хисабына арткан. Үзегез үк күреп торасыз, юлда әлеге ил автомобильләре бик нык күбәйде, күзләр әлҗе-мөлҗе килә хәтта. Бәлки, халык илдән киткән брендларның кире кайтуын көткәндер. Булмагач, ни бар, шуны алырга керешкәннәр. Өстәвенә автомобиль сатып алуны кичектерүдән файда юк. Машина бәяләре көннән-көн арта. Әлеге дә баягы шул Кытай автомобиленә күчеп утырсаң гына инде. Илдә җитештерелгән автомобильләргә килгәндә, аларның сыйфаты бәясенә туры килми дип саныйм. Әнә ил базарына якын арада ук Иран автомобильләре керәчәк дип фаразлыйлар. Бәлки, алар көндәшлекне арттырыр. Шунысын да истән чыгармаска кирәк: яңа машиналар базары артыннан иске автомобильләр базары да кабат үсә башлаячак. Кеше буяу исе дә кипмәгән «тимер ат» сатып ала икән, димәк, булганын сатачак. Элек рульдә йөрүчеләр, гадәттә, биш елга бер тапкыр машина алмаштырса, хәзер әлеге күрсәткеч 7–8 елга кадәр җитте. Чөнки яңа автомобильләр бик кыйммәт. Бүген 1 миллион сумга яңа машина сатып алып булмый. Бердәнбер чыгу юлы – автокредит.

 

2023 елда илдә иң күп сатылган автомобильләр:

Машина моделе 2023 елның беренче яртысында күпме сатылган (данә) Бәясе (сумнарда)
Lada Niva

 

38160 822000

 

Chery Tiggo 7 PRO

 

20894 2579900
Haval Jolion

 

19809 2269000
Geely Coolray

 

14132 2174900
Omoda C5

 

13402 2509900

Европа бизнесы ассоциациясе мәгълүматлары нигезендә

Эльвира ВӘЛИЕВА

Фото: family-auto.ru


Фикер өстәү