Барысы да егетләр өчен! Махсус хәрби операциядәгеләргә сетка да үрәләр, мунча да ясыйлар

Барысы да егетләр өчен! Махсус хәрби операциядәгеләргә сетка үрүчеләр дә, мунча ясаучылар да, күчтәнәч ташучылар да әнә шулай ди. Берәү дә әйтеп эшләтми үзләрен. Йөрәкләре кушканга эшли алар.

Мамадыш мунчасы…

Мамадышта яшәүче 63 яшьлек Юрис Шәкүров җылы сүзләрне еш ишетә. Гомере буе кешеләргә гел игелек эшләгән Юрис абый илгә килгән хәсрәтне дә үзенчә җиңеләйтергә тырыша. Ул егетләргә мунча ясый башлый.

– Башыма шундый уй килгәч, бу хакта район башлыгы Анатолий Ивановка әйттем. Мин килгәндә, хакимият бинасында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү турында сөйләшәләр иде. «Каян белеп килдең?» – диештеләр. Йөрәк кушты. Апрель ае иде ул. Районыбызда ярдәм чараларын оештырып йөрүче Фәнил Гыйззәтуллин белән киңәшеп, мин эшкә тотындым. Иганәчеләр ярдәме белән, икенче көнне үк йортыбыз каршына ике прицеп алып килеп бирделәр, – дип сөйли Юрис абый.

«Ил төкерсә, күл була», – диләр бит әле. Юрис абыйның мунча ясаячагын белеп алган эшмәкәрләр барысы да ярдәм итәргә ашыга. Берәү дә каршы килми. Көнендә үк материал биреп җибәрүчеләр, акча бирүчеләр дә була.

– Материалы булгач, эшләүнең бер авырлыгы юк аның. Өч улым бар. Алар да, әйдә булышабыз, әти, дип кенә торалар. Гаиләм бу эшемне бик хуплый, – ди Юрис абый. – Беренче мунчаны Фәнил машинага тагып алып та китте инде. Менә икенчесен ясап бетердем. Өченчесенең бар кирәк-ярагы әзер. Кирәк икән, 10ны да, 20не дә ясап бирә алам.

 

«Сезнең сетка коткара»

Кукмара районының Өркеш авылында яшәүчеләр икенче елын инде махсус хәрби операциядәгеләргә сетка үрә. Фирая Мортазина оештыра бу эшне.

– Мин башта мәдәният йортында эшләдем. Лаеклы ялга чыккач та, файдабыз тисен, дидем. Авылдашлар өчен «Ватсап»та төркем булдырдым да, кул эшләренә тотындык. Башта кыш буе оекбаш бәйләдек, аннары сетка үрә башладык. Кеше яшәмәгән йортларның коймаларына кадак кагып, эшкә тотындык, – дип сөйли Фирая апа. – Шуны әйтәсем килә: авылдашларым бик ярдәмчел. Берәү дә каршы килми, ничек тә ярдәм итәргә ашыга. Үзебезнең ике авылдашыбыз, киявем дә Ватанны сакларга китте бит. Ни йөрәкләрең белән тик ятарга кирәк? Андагы һәр солдат – кемнеңдер газиз баласы.

Бу эшкә 20гә якын хатын-кыз кушылган. Өркеш хатын-кызлары солдатларга барлыгы 18 сетка үргән.

– Әле менә кирәк-яраклар җыйдык. Һәр кеше нидер китерә. Бик күп азык-төлек төяп җибәрдек инде. Махсус хәрби операциядән кайткан ике якташыбыз авылга килделәр. Без үргән сеткалар ярдәме белән исән калабыз, диләр. Рәхмәт әйтәләр. Бу сүзләр безне тагын да ныграк рухландырды, – ди Фирая апа.

Егетләргә – 20 машина

«Боевое братство» бөтенроссия оешмасының Нурлат бүлеге егетләре МХО зонасына инде 15 тапкыр барып кайткан.

– Баштарак үзебезчә кирәк-ярак җыйган идек. Соңрак егетләрне күреп сөйләшкәч, аларга ни кирәк, шуны алып бара башладык. Безнең төркем анда 15 тапкыр барып кайтты, – ди «Боевое братство» бөтенроссия оешмасының Нурлат бүлеге вәкиле Владислав. – Без Фирзәр Тямаев белән бергә эшлибез. Иң авыр чакларда Фирзәрнең абыйсы, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев ярдәм кулы сузды. Ул чакта булышырга теләк бар – акча юк. Менә шунда Фирдүс акчасын да бирде, машинасын да тапты. Без инде егетләргә 20 нче машинабызны илтәчәкбез.

Владислав, анда барган саен, тормышка шөкер итеп кайтабыз, ди.

– Монда без рәхәттә яшибез, ә анда егетләр көн дә үлем белән очраша. Нурлат егетләре өчен генә ярдәм илтмибез, Татарстан егетләре булган һәр полкка барып җитәбез. Без бердәм, тату, дус булырга тиеш. Авыр чакта ярдәмләшеп яшик. Егетләргә булышкан һәр кешегә рәхмәтлебез, – ди Владислав.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү