Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Таҗикстан башкаласы Дүшәнбегә килде. Бүген ул Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон белән очршаты.

– Соңгы елларда ике арадагы товар әйләнеше артса да, күләме аз. Аны күп тапкырлар арттыру өстендә эшләячәкбез, – диде Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында. – Без, Таҗикстан Республикасы һәм Россия арасында икътисадый элемтәләрне ныгыту өчен, Таҗикстан базарында Татарстанның әйдәп баручы компанияләрен күрергә телибез.

Соңгы мәгълүматларга караганда, 2022 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан һәм Таҗикстанның тышкы сәүдә әйләнеше 30 миллион доллардан артып киткән. Машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау кебек өстенлекле юнәлешләр буенча эш алып барылган.

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанга вертолетлар, нефть химиясе продукциясе, нефть-газ җиһазлары, хәләл продукцияне китереп булыр иде, дип ассызыклады. Ул шулай ук Эмомали Рахмонга Таҗикстанда татар җәмәгатьчелегенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Сүз уңаеннан, Таҗикстанда яшәүче татарлар саны 12,5 меңнән артык.


Фикер өстәү