Төркия шәһәрендә бер көн эчендә ике юл һәлакәтендә 16 кеше һәлак булган һәм 100гә якын кеше зыян күргән

Төркиянең Денизли шәһәрендә 16 сәгать аралыгында ике зур юл-транспорт һәлакәте була, аларда 16 кеше һәлак була һәм 95 кеше зыян күрә. Бу хакта Hürriyet басмасы хәбәр итә.

«Денизли шәһәрендә җиде кеше һәлак булган һәм 42 кеше яраланган авариядән соң тагын 16 сәгатьтән икенче авария булган. Җиңел автомобиль башта автобуска бәрелә, аннары каршы як полосага чыгып микроавтобус белән бәрелешә», — диелә басмада.

Икенче юл-транспорт һәлакәтендә бер гаиләнең дүрт әгъзасы һәлак була. Моннан тыш, 53 кеше зыян күргән.


Фикер өстәү