Мул уңыш белән бүлеш. Гошерне кемнәргә бирәсе?

Халык җәй буе тир түгеп үстергән уңышын акрынлап җыя башлады. Сакларга куйганчы, аннан әле гошер чыгарасы бар. Бу нәрсә өчен кирәк? Гошерне кемнәргә бирәсе?

Әлеге һәм башка сорауларга Раил хәзрәт Фәйзрахманов ачыклык кертте.

– Гошер – зәкятнең бер төре. «Бәкара» сүрәсенең 267 нче аятендә: «И, иман китерүчеләр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысынннан сәдака бирегез», – диелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән – уннан бере, ә хезмәт куеп, су ташып үстергәненнән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Бодай, арпа, башка бөртекле культуралардан гошер чыгару фарыз. Кишер, чөгендер, бәрәңгедән дә бирергә ярый. Гошер – Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп, уңышың белән бүлешү ул.

– Гошер сәдакасын кемнәр кемнәргә бирергә тиеш? Аны кайчанга кадәр тапшыру тиешле?

Гошер – зәкятнең бер төре, дидек. Аллаһы Тәгалә зәкятнең кемнәргә тиешле икәнен Коръәндә әйткән. Болар – мескеннәр, фәкыйрьләр, юлда акчасыз калган, кайтырга мөмкинлеге булмаган мосафирлар, бурычка баткан кешеләр, Аллаһы Тәгалә юлындагылар. Уңышны алгач та, сузмыйча, гошер тапшыру хәерле.

– Гошерне теләсә кайсы яшелчә, җиләк-җимештән бирергә ярыймы?

Әлбәттә, сәдака, изгелек йөзеннән алмадан да, кыярдан да бирергә мөмкин. Әмма зәкят саналсын өчен, бозылмый торган, озак вакыт саклана торган культуралардан бирү фарыз. Сәдаканың, һичшиксез, әҗере булыр.

– Кайнатма, бал, консервланган банкалар, пирог, салат, сок, компот рәвешендә бирергә рөхсәт ителәме?

Алар да сәдака булып санала. Балга килгәндә, аны да гошер итеп, уннан бер өлешен бирергә була.

– Гошер сәдакасын тапшырганда аерым дога укыламы, яисә нәрсә әйтеп бирү хәерле?

Аерым догасы юк. Ихласлык кирәк. «Йә, Раббым, биргән уңышың өчен рәхмәт», – дип теләп, ниятләп бирсәк, дөрес булачак.

– Корылык булып, уңышка зыян килеп, ул аз булган очракта, гошер бирмәү рөхсәт ителәме?

Корылыкка, уңышның аз булуына безнең гөнаһлар, Аллаһтан ерагаю сәбәпче. Бүтән ел 100 капчык бәрәңге алып, быел 10 гына булса, шуңа да карамастан, гошер биреп: «Йә, Раббым! 10 капчык булса да, булды бит әле», – дип, шөкер итеп, ихлас ният белән гамәл кылсак, Аллаһы Тәгалә калган 9 капчыкны да ел буена җитәрлек итәргә мөмкин. Аллаһы Тәгалә бәрәкәт бирә. Сәдака малны киметми, ә арттыра. Юмартлык саранлыкка караганда хәерлерәк. Без җитмәс дип уйлыйбыз, ә юмартлык, киресенчә, яшәтәчәк, малны арттырачак.


Фикер өстәү