Казанда такси бәясенең кинәт кенә арту сәбәпләрен аңлатканнар

Казанда таксида йөрү бәясе нык арткан. “Вести Татарстан” мәгълүматларына караганда, такси бәясе 1 сентябрьдә генә дә 31 августтагыга караганда биш тапкыр артыграк булган. Белгечләр юл бәясенең алга таба да артачагын әйтә.

Агрегаторлар аңлатып үткәнчә, транспортны техник карауның кыйммәтләнүенә бәйле бу. Аларның мәгълүматлары буенча, кайбер автомобиль җитештерүчеләрнең Россиядән китүеннән соң бәяләр “сикерә” башлаган. Шулай ук башка чыгымнар да арткан. Бу исә такси йөртүчеләр арасыннан байтагының эштән китүенә китергән.

Такси бәяләре Татарстанда гына түгел, гомумән, бөтен Россия буенча арткан. Шул ук вакытта бәяләр – төрле төбәктә төрлечә. Әйтик, Йошкар-Олада бер чакрым юл узу 15 сум тора.

Агрегаторлар, үз чиратында, бүгенге тарифларны саклап калырга тырыша. Мәсәлән, алар бер юнәлештә барырга җыенган берьюлы ике кеше өчен таксига заказ бирергә тәкъдим итә. Бу ысулны гадәттә оешмалар төнге сәгатьләрдә хезмәткәрләрен өйләренә кайтарып куярга кирәк булганда куллана.

Бәя үсүгә китергән тагын бер сәбәп – таксистларның эш режимын чикләү (хәзер алар көненә – 12 сәгатьтән, атнасына – 40 сәгатьтән артыграк эшли алмый). Машинаның төсенә карата таләпләр, йөртүченең суд хөкеме алдына килеп баскан кеше булмаска тиешлеге дә килеп туган хәлне катлауландырган.


Фикер өстәү