Татарстанда яңадан күчемсез милеккә ихтыяҗ буенча рекорд куйдылар

Сентябрьдә Татарстан яңадан күчемсез милеккә ихтыяҗ буенча рекорд куйды. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе мәгълүматлары буенча, күчемсез мөлкәтнең барлык объектларына ихтыяҗ арткан, бигрәк тә җир кишәрлекләренә.

Көзнең беренче аенда җир кишәрлекләрен сату-алу буенча 12,3 меңнән артык килешү теркәлгән, бу августтагыга караганда 29 процентка күбрәк (9,6 мең), һәм узган елның сентябренә караганда 52 процентка күбрәк (8,1 мең).

Шулай ук фатирларга һәм торак йортларга ихтыяҗ арту күзәтелә. Бер ай эчендә фатирларга 2 мең килешү һәм торак йортларга 10,4 мең килешү теркәлгән. Бу августтагыга караганда 15-16%ка күбрәк. Узган елның сентябрь ае белән чагыштырганда, фатирларга ихтыяҗ 64% ка арткан, ә торак йортларга — 44% ка.


Фикер өстәү