Бөгелмә районында махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә хәтер аллеясы барлыкка килде

Татарстанның Бөгелмә районы Татар Дымы авыл җирлегендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган Айнур Сафиуллина истәлегенә аллея салдылар. Авыл мәчете янәшәсендәге 35 зәңгәр чыршы үсентеләрен хәрбинең якыннары утырткан. Быел Айнурга 35 яшь тулган булыр иде.

«Ул инде мәктәптә хәрби булырга хыялланды һәм, хәрби академия тәмамлап, үз хыялына тугры калды. Шулкадәр кеше җавап бирер һәм истәлекле аллеяга нигез салуда ярдәм итәр дип көтмәгән идем, — дип уртаклашты вафат булучының әнисе Зөбәрҗәт Сафиуллина.

Айнур Сафиуллин 2022 елның 27 декабрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Батырлыгы, фидакарьлеге һәм кыю гамәлләре өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Айнурның хатыны, ике баласы — улы, кызы калды. Геройны 5 гыйнварда Казанда җирләделәр.


Фикер өстәү