Чаллыда танылган тренер 52 яшендә вафат булган

Чаллыда 14 октябрь көнне 12 нче олимпия резервы спорт мәктәбенең дзюдо буенча тренерын — Фоат Миңнуллинны җирләделәр. Ул 13 октябрьдә 52 яшендә вафат булды. Бу хакта Татарстан дзюдо федерациясе хәбәр итте.

«ТР дзюдо федерациясе Фоат Фәрит улының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша», — дип хәбәр иттеләр федерациядә.


Фикер өстәү