Күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү вакыты кими

Документлар өч-биш эш көне эчендә әзер булырга тиеш.

Россия Хөкүмәте төзелеш тармагына ярдәм итүгә юнәлдерелгән кризиска каршы чараларның икенче пакетын караган. Аңа Росреестр һәм Төзелеш министрлыгы эшләгән тәкъдимнәр кергән.

Тәкъдимнәр җир кишәрлеген һәм анда урнашкан күчемсез милек объектларын кадастр учетына алу, аларга хокукларны теркәү срогын киметүне күздә тота. Торак йортларга, бакча кишәрлекләренә, хуҗалык корылмаларына, шәхси торак йорт төзү өчен билгеләнгән җир кишәрлекләренә хокуклар 3-5 эш көне эчендә рәсмиләштереләчәк.

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров басым ясап әйткәнчә, Хөкүмәт бизнеска һәм гади халыкка ярдәм итү өчен күп кенә чаралар күрә. Яңа төзелгән капиталь төзелеш объектларын кадастр учетына алу һәм аларга хокукларны теркәү эшен җиңеләйтелүдән тыш, аренда килешүен төзүдә дә ташламалар билгеләнгән.

Төзелеш өлкәсендә дәүләт белән инвесторлар арасындагы мөнәсәбәтләр дә гадиләштерелгән. Хәзер хакимият органнары төзелеш оешмаларыннан үзләре карамагында булмаган документларны таләп итә алмаячак.


Фикер өстәү