Путинга Белгородтагы хәлләр турында җиткерелгән

Россия Президенты Владимир Путинга Белгородтагы вазгыять турында җиткерелде, дигән Кремль вәкиле Дмитрий Песков. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Бүген иртән Украина Кораллы көчләренең ике вертолеты Россиянең чик буе шәһәрендәге нефть базасына бомба ташлаган.

“Белгородтагы хәлләр турында, әлбәттә, Президентка җиткерелде. Гадәттән тыш хәлләр министры шунда китте. Килеп туган хәл ягулык белән тәэмин итүдә тискәре чагылыш тапмасын өчен тиешле чаралар күрелә”, – дигән ул.

Белгород губернаторы Вячеслав Гладков әйтүенчә, Украинаның ике хәрби вертолеты Россия территориясенә түбәннән очып кергән һәм нефть базасына һөҗүм иткән. Бик зур янгын чыккан. Халыкның иминлегенә куркыныч янамый.

Шукл ук вакытта Энергетика министрлыгында нефть базасында янгын чыгу сәбәпле төбәктә ягулыкка кытлык булмаячагы турында белдерелгән.


Фикер өстәү