Ләйлә Фазлыева: «Әтиләр — гаиләнең, илнең терәге»

— Республиканың барлык әтиләрен Әтиләр көне белән котлыйм. Россия Президенты В. Путин карары белән гаилә институтын ныгыту, әтиләрнең ролен күтәрүне күздә тотып, 2021 елдан Әтиләр көне булдырылды.
Әти ул — терәк, көч, батырлык үрнәге, гаилә иминлеге һәм тынычлыгы. Нәкъ менә һәрберебезнең балачагы әтиләр образы, җылы хатирәләр белән бәйле. Кызларга ул җылысын, назын бирә, улларында гаиләсен, Ватанны саклауда ышаныч уята.

Нәкъ менә әтиләрнең төп роле — гаилә институтын, кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен саклау, ил һәм республика иминлеген тәэмин итү.

Барлык әтиләрнең дә балалары өчен ышаныч, терәк, үрнәк булуын телим. Һәр гаиләдә җылы мөнәсәбәт, аңлашу, бәрәкәт булсын!

Ләйлә Фазлыева, Татарстан вице-премьеры


Фикер өстәү