Түбән Камада поши аркасында машина йөртүче һәм 11 яшьлек бала һәлак булган

Түбән Камада авариядә ир-ат һәм яшүсмер һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ”га шаһитлар хәбәр итте.

Аларның мәгълүматы буенча, Түбән Кама — Чаллы трассасында Skoda машинасы юлга чыккан пошины бәрдергән, шуннан соң кюветка очкан.

Хатын-кызны һәм 6 яшьтәге баланы реанимациягә алып киткәннәр.


Фикер өстәү