«Россия тимер юллары» поезды пошины бәрдергән

Татарстанның транспорт прокуратурасы «Россия тимер юллары» җәмгыятен пошины бәрдергән өчен судка биргән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кама транспорт прокуратурасы ачыклаганча, чәршәмбе көнне узган атнада Түбән Камадан Ижевскига баручы поезд тимер юлның сигезенче километрында пошины бәрдергән. Хайван һәлакәт урынында үлгән.

Бу очракта закон буенча «Россия тимер юллары» ААҖ китергән зыян өчен җаваплылык тота.

Нәтиҗәдә, транспорт прокуратурасы судка мөрәҗәгать иткән, анда оешма республиканың хайваннар дөньясына китерелгән зыянны каплавын таләп итте.


Фикер өстәү